13 нче март көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр өчен «Организация и методическое сопровождение функционирования внутренней системы оценки качества образования (ВСОКО) в ДО» темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын модельләштерү буенча алымнар, белем бирү сыйфатын эчке яктан бәяләү системасын камилләштерү һәм гамәлгә ашыру буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген регламентлаучы норматив-хокукый документлар каралды. Шулай ук семинарда Хасаншина Ф.Ф. белән Галимова Н.Ф. Теләче 2нче балалар бакчасында белем бирү сыйфатын эчке яктан бәяләү системасын камилләштерү һәм тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Укучылар ришвәтчелекне ничек аңлый, башта шул турыда фикер алыштык. Нәрсә ул ришвәт? Бу сорауга җавап табып, җәмгыятьтә нинди урын алып тора, шул турыда укучыларга аңлатылды. Нинди өлкәләрдә һәм профессияләрдә ришвәтчелек киң таралган? Нинди шартлар тудырылса, ришвәтчелек кимер иде? – укучылар белән шушы сорауларга фикер алыштык.
Урта Мишә авыл китапханәсе китапханә эшчәнлеген, китаплар һәм социаль челтәрләрдә укуларны алга этәрүгә юнәлдерелгән «Книжная география» челтәрле акциясендә катнашып, Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Нефтьюган районы Пойково авыл җирлеге балалар китапханәсе.Челтәрле акциянең шартлары: Сәнгать әсәрендә географик исемгә мөнәсәбәте булган цитатаны табып, интернет челтәрендә әлеге исемнең тасвирламасы яки географик объектны сурәтләүче фотоматериал сайларга һәм социаль челтәрдә материалны #Книжнаягеография хэштегы белән урнаштырырга.
Урта Мишә авыл китапханәсе А.С.Пушкин исемендәге үзәк дәүләт китапханәсе оештырган «Читать. Помнить. Чтить» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып сертификатка ия булды. Викторина Россия тарихына, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият укуга кызыксыну уяту, илебез язучыларының сугыш турындагы китапларына зур игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
2020 елның 12-13 март көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерлек планы нигезендә, 9,11 нче сыйныф укучылары өчен мәҗбүри фәннәр буенча ОГЭ һәм БДИ форматында сынау диагностик тестлары үткәрелде. Сынау имтиханын үткәргәндә барлык катнашучылар да төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча инструкциягә таяндылар, аны үткәрүнең бөтен процедурасы да үтәлде.
10 март көнне Теләче районы станциясендә районның “Хезмәт күрсәтү оешмасы” карамагындагы 16 автобуска чираттагы техник карау үткәрелде.Барлык автобуслар да төзек хәлдә.Әлеге чарада Таттехконтроль оешмасының эксперты Гөбәев Илһам Фатхулла улы, Теләче ОГИБДД җитәкчесе Назиров Ришат Хамит улы катнашып нәтиҗә чыгардылар.
Матбугат укучылар игътибарына ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан: гасырдан -гасыр" дигән исем астында китапханә яздырып ала торган газета - журналлар тәкъдим ителде. Аның аша укучылар республикабыз һәм илебез тарихын яктырткан язмалар белән таныштылар.
2020 елның 15 мартында Менделеевск шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 2011 елда туган балалар командалары арасында хоккей Фестивале узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасынын Хоккей федерациясе һәм Менделеевск муниципаль районының «Айсберг» спорт мәктәбе оештырды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан барлыгы 10 команда катнашты: Түбән Кама шэхэреннэн « Нефтехимик-1», «Нефтехимик-2», Менделеевск шэхэреннэн «Айсберг», Теләче авылыннан « Армада, Яр Чаллы шэхэреннэн «Чаллы -3», « Чаллы-4», Минзәлә шэхэреннэн» Кречеты» Мамадыш шэхэреннэн «Олимп», Әгерҗе дэн « Спутник" командалары.
15 март көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар кысаларында “Сезнең өчен балалар” дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде. Дәресебезнең максаты: Балалар өчен чыгарыла торган газета һәм журналлар, андагы рубрикалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту. Китапханәче балаларны китапханәгә килүче газета - журналлар белән таныштырды. Укучылар журналлардагы табышмакларга, башваткычларга җаваплар таптылар, кечкенә китапчыклар ясадылар, төрле биремнәрне чиштеләр.
13 март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында авылыбызның йөзек кашы Фатих ага Хөснигә багышланган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрелде. Бу чарага районның төрле мәктәбеннән язучының иҗатын яратучы укучылар һәм барлык китапханәчеләр килделәр. Укучылар Фатих Хөснигә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Жюри укучыларның чыгышларын югары бәяләде. Укучылар, китапханәчеләр һәм килгән кунаклар Фатих Хөснинең музеенда булдылар.