ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

14 март көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия  “Ак каен”  балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән  туган якны өйрәнү сәгате  үткәрде. Балалар Татарстанның  шәһәрләре буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, дәүләт символлары һәм  бай мәдәнияте белән  белән таныштылар. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз Республикаларына, туган якка карата  кызыксыну һәм патриотик хисләр тәрбияләү.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Беренче халык санын алу Россия империясендә 1897 елда була. Агымдагы елның октябрендә булачак халык санын алу уникаль булачак, чөнки әлеге чарада кәгазь чыганаклар кулланылмаячак. Беренче нәтиҗәләр – 2020 ел ахырында, башлангыч йомгаклар 2021 елның февралендә мәгълүм булачак. Тирәнтен анализны 2021-2022 еллар дәвамында бастырып чыгарачаклар.

Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район балалар китапханәсендә «Рус фольклоры дөньясы»дигән тема буенча экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр балаларга рус халык иҗаты һәм рус фольклоры турында сөйләделәр.  "Син мәкальләрне беләсеңме?", "Тизәйткечләр бәйгесе", "Әкият дөньясы", "Санап күрсәт", "Син рус халык җырлары һәм биюләрен беләсеңме?"дигән викториналарда актив катнаштылар.

2020 елның 11 мартында «Теләче-арена» боз шугалагында «Әти, әни хэм  мин спорт сөюче гаилә» ярышлары узды. Барлыгы 5 гаилә катнашты: Хафизовлар, Хәйриевлар, Давлиевлар, Гайнетдиновлар, Мөхәммәтшиннар. Ярышны  оештыручы булып  «Юность» спорт мәктәбе булды. Житэкчебез Галимов Нияз Миннәхмәт улы катнашучыларны сәламләде, аларга җиңү теләде, узган бәйрәмнәр белән котлады. Ярышлар төрле уеннардан, кызыклы эстафеталардан, спорт турында тест чишудэн торды. Катнашучылар капкага алка керттеләр, «Змейка» уенын  үттеләр,  сумо костюмын киеп, әйләнә-тирә әйләнделәр, чанада шудылар.

Укучылар өчен “Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән өметле” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде.  Чара барышында  “2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы”, “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән күргәзмәләргә күзәтү ясалды.  Соңыннан укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында булдылар. Бүгенге чараның максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы турыдагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе,  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү иде.

Күкчә авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган,  Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле  флэшбук  акциясендә  катнашты һәм сертификатка ия булды.

Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, татар халкының сөекле, Башкортстанның халык шагыйре.  Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы  авторның “Әнкәемә” шигырен укып дипломга лаек булды.

Айдар авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин-ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка  ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.

Заманча алымнар кулланып эш итәләр.  Шәтке авылы китапханәсендә һәр ай саен “Китапханә хәбәрләре” исемле газета чыгып килә. Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2020 елның 2 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Конкурсның максаты: үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү һәм ярдәм итү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белемнәрне пропагандалау. Конкурска " Сынлы – сәнгать иҗаты», “ декоратив-гамәли һәм техник иҗат» , “компьютер иҗаты һәм видеофильмнар, видеороликлар” номинацияләрендә эшләр кабул ителде . Мәктәп этабында җиңүчеләрнең эшләре район этабында катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International