Максабаш авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификатка ия булды.
11 март көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле составында, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестивалендә катнаштылар. Алар «Фольклор» номинациясендә республика зона турында катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.
11 март көнне район балалар китапханәсендә Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә «Мир русского фольклора» дип исемләнгән презентация-викторина күрсәтелде. Әлеге чара яшь буында фольклорны өйрәнү һәм популярлаштыру ярдәмендә төрле халык вәкилләренең мәдәниятләренә карата хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек формалаштыру һәм үстерү максатыннан үткәрелде. Моннан тыш, балаларга «В царстве фольклора» исемле иллюстрацияле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
6 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә һәм "Безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде. Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә. Аның тормышында бик тә мөһим һәм авыр хезмәт - ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы.
Бу бәйгедә берсеннән – берсе матур сигез нәни кызларыбыз катнаштылар. Алар алты турда көч сынаштылар. Нәни гүзәлләребез һәрбер турда бик зур осталык белән чыгыш ясадылар. Тамашачы аларны сокланып, яратып алкышларга күмде. Кичә ахырында Миннәхмәт Абдуллович аларны бәйрәм белән тәбрикләп бүләкләр тапшырды. “Авылымның нәни гүзәле” дип исемләнгән бәйге тамашачы күңелендә мәңге сакланыр.
Иртә язда сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне системалаштыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре «Сак булыгыз, юка боз!» темасына әңгәмәләр уздырдылар.
8 март, бәйрәм көне уңаеннан Ачы авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «С праздником, любимые!» исемле тематик чара үткәрелде.
Кичәгә җыелучылар хөрмәтенә матур теләкләр, биюләр һәм җырлар яңгырады, уеннар, конкурслар оештырылды. Ир - егетләр сөйкемле хатын - кызларны котладылар, ә хатын-кызлар аларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.
Яшь булуларына карамастан, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә күңелле һәм дәртле чыгыш ясаган нәни артистлар да тамашачыларга зур шатлык китерде.
11 нче мартта Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучыларының математика фәне буенча имтиханга әзерлекләрен тикшерү үткәрелде. 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.
2020 елның 1 март көнендә Югары Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Фәсхеева Әминә Камалетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әминә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы да Әминә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
7 март көнне халык ара хатын кызлар коне унаеннан башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов хатын кыз - тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальларне тапшырды.