ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Төрек - Тәмте авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар hәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Шул уңайдан Төрек -Тәмте авылы китапханәчесе авылдагы балалар белән «Партизан даны сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның hәм подпольщикларның батырлыгына багышлана. Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларыбызны илебезнең героик үткәне белән таныштырабыз, укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз. 

Балалар иминлеген саклау максатында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Балаларның яз көне куркынычсызлыгы» темасына әңгәмәләр үткәрелде. Балалар белән язын сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Язын килеп чыгырга мөмкин булган күңелсезлекләрдән ничек саклап калу турында фикер алыштылар. Сулыклар янына якын килмәскә, яр буйларында уйнамаска, бозлыкларда шумаска кирәклеген төшенделәр. Үткәрелгән эш балаларда мөстәкыйльлек һәм җаваплылык үсешенә этәргеч бирер, ә алынган белемнәрне балалар тормышта куллана алыр дип өметләнәбез.

Урта Мишә авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин - ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.

8 - нче март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Иң кояшлы көн бүген» исемле кичә үткәрелде. Кичәдә уеннар уйналды, җырлар җырланды, әниләр турында шигырьләр укылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Китапханәдә «Алтын куллы - кызлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Алан авылы китапханәсе Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап” дигән регионара челтәрле акция - флэшбукта катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде. Тарихыбызның данлы, героик сәхифәләрен мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде.

8 нче март - яз һәм хатын - кызга карата игътибар бәйрәме, шатлык, язгы кәеф һәм искиткеч бүләкләр көне. Шушы матур көн уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә "Гүзәл затлар - китап битләрендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмә кешелекнең иң гүзәл затларына – хатын - кызларга багышланды.

Әбде авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә 7 март көнне Теләче мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында катнаштылар. 8 март көнне Әбде мәдәният йортында  «Нежной, ласковой самой»дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Ә 9 март көнне концерт программасы белән Шармыш авылында чыгыш ясадылар.

Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Шәтке авылы мәдәният йортында 6 март көнне китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын - кызлар белән” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Мәдәният йорты директоры Флера Габдуллинаны  да 50 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Бәйрәм кичәсе бик матур үтте.

Шул уңайдан Ямбулат авыл китапханәсендә "Якутларны барлар вакыт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде, китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Айдар авыл китапханәсеннән Фирүзә Фаляхова авторның “Бәхет” шигырен укып дипломга лаек булды. Җитәкчесе - китапханәче Алсу Фаляхова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International