ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес - Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган «Үзебез сайлаган язмыш» дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.

2020 нче елның 9 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар белән назлар килә» дип исемләнгән кичә үткәрде. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын - кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук “Хатын кызларыбыз сугыш елларында” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре каралды. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып, суганнар утыртылды, су сибелде. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба балалар тәрбияче ярдәме белән суганның үсешен күзәтәчәкләр.

8 нче Март Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан  8 март көнне Субаш авыл клубында  мәдәният хезмәткәрләре тарафынанан әзерләнгән  «Без бик күңелле яшибез» дигән кичә булып узды.  Кичә КВН ярыш формасында узды. КВН да егетләргә каршы кызлар командалары ярышты. Кичәдә катнашучы авыл яшьләре үзләренен осталыклары, уңганлыклары, зирәклекләре белән бәйрәмгә килгән тамашачыны таң калдырды. Бәйрәм кичәсе яшьләрнең үзләре әзерләгән концерт номерлары һәм котлаулары белән үрелеп барды.

5-7 март март көннәрендә Алабуга шәһәрендә  көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына  2002-2003 нче елгы егетләр арасында ачык республика беренчелеге узды. “ Теләче” спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин И.С., көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашты. 90 кг кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры Гыйниятуллин И.С.) 2 урынга лаек булды.

Тиздән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Ә бәйрәмнәр бүләксез үтми. Әниләр өчен баланың үз кулы белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк бүләк юктыр. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә  8 Март бәйрәменә әзерлекләр башланды. Без балалар белән бергә әниләргә һәм әбиләргә кәгазьдән открыткалар ясадык. Балалар бик тырыштылар. Әниләргә һәм әбиләргә бүләкләребез бик ошар дип уйлыйбыз. 

Балаларның иң яраткан шөгыльләре- театральләштерелгән эшчәнлек. Театр ул бала тормышында-бәйрәм, хис-кичерешләр, әкият! Бала әкият геройлары белән  төрле хыялый дөньяда яши! Балаларны театрның төрле төрләре белән таныштыру сабыйларга ял итәргә, киеренкелекне төшерергә ярдәм итә, шатлыклы атмосфера тудыра, яхшылык тәрбияли.

Курчак театры балаларда сәнгать дөньясына карата кызыксыну арттыра. Беренче кече төркем тәрбияләнүчеләре, тәрбияче ярдәмендә бармак һәм курчак театры атрибутлары белән күңелле һәм кызыклы әкиятләрдә катнашалар.

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтте. Бәйрәмгә багышлап Елыш, Алан һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында “Тормышның яме һәм чәчәге Сез, гүзәл хатын – кызлар” исемле зур концерт куелды. Концерт нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Мондый тамашалар киләчәктә дә дәвам итсен иде.  «Киләчәктә дә кунелләрендә дәрт, сәхнәгә карата мәхәббәт хисе сурелдермәгәннәре өчен һәм авыл халкын шатландырып торырга насыйп булсын»дигән фикердә калабыз.

Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә  8 март бәйрәме уңаеннан “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе тарафыннан “Серле гармун телләре” дип исемләнгән концерт программасы куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International