Шуны истэ тотып 4 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәнияты , китапханәче белән берлектә, “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде.
Сезне яратучылар һәм яратучыларыгыз яманлыклардан сакласыннар, бернәрсә дә хатын-кыз бәхетен алып китмәсен. Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң изге теләкләр телибез! Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Максабаш авылы мәдәният йортының “Оста куллар ” берләшмәсенә йөрүче укучылар үз куллары белән әниләренә, әбиләренә бүләк ясадылар.
8 март көнне Саба районы Елыш авылы клубында Урта Мишә һәм Елыш авылы узешчәннәре тарафыннан "Язлар матур хатын-кызлар белән" дип исемләнгән бәйрәм концерты куелды.
Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Шәтке авылы мәдәният йортында 6 март көнне китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
Ике сугыш ветераны - Губайдуллин Гарифулла Гыйният улы һәм Писарев Алексей Иванович яшәгән Олы Нырсы авылында Олы Нырсы авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан уздырылган "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында бәйрәм концерты булып узды.
7 март көнне Баландыш төп мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышлап, «Ике йолдыз» бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә укучылар, әниләр-әбиләр, укытучылар үзләренен осталыкларын күрсәттеләр: матур биюләр башкардылар. Әниләр узләренен уллары, кызлары белән җыр башкардылар, әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады. Барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләр телибез!
2020 елның 7 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С. Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.
Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтте. Бәйрәмгә багышлап Елыш, Алан һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында “Тормышның яме һәм чәчәге Сез, гүзәл хатын – кызлар” исемле зур концерт куелды. Концерт нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Мондый тамашалар киләчәктә дә дәвам итсен иде. «Киләчәктә дә кунелләрендә дәрт, сәхнәгә карата мәхәббәт хисе сурелдермәгәннәре өчен һәм авыл халкын шатландырып торырга насыйп булсын» дигән фикердә калабыз.
Методик атна кысасында Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Р.Р. һәм өстәмә белем бирү педагогы Баширова Н.И. “Семейные фотохроники Великой Отечественной войны” Бөтендөнья акциясенә кушылып, тикшерү- эзләнү эшләре алып бардылар. Теләче авылы җирлегендә урнашкан “Туган якны өйрәнү” музееннан күп кенә фотографияләр алынды.