5 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының “Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруда заманча алымнар” дип исемләнгән семинарлары булып үтте. Өстәмә белем бирү педагогы Набиуллина Рафилә Рафил кызы “String Art техникасы ярдәмендә әниләргә бүләк” диеп исемләнгән ачык дәрес һәм “Кем өлгер” викторинасын үткәрде.
2020 елның 4 мартында район методик берләшмәсе җитәкчесе Заббарова Гөлнара Нәҗип кызы җитәкчелегендә районның инглиз теле укытучылары Алексеева Ләйлә Госман кызы (Теләче урта мәктәбе), Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы (Олы Мишә урта мәктәбе) һәм Гарифуллина Алира Рәхимҗан кызы (Үзәк урта мәктәбе) Казан шәһәренең «Чит телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.
Кышкы чорда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан инструктажлар, “Юка боз ни өчен куркыныч?” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. “Сулыкларда куркынычсызлык” почмаклары эшләнде, укучылар “Бозда hәм суда игътибарлы булам ”Республика конкурсында катнаштылар, “Куркынычсызлык минуты” темасына әңгәмәләр, “Сулыкларда куркынычсызлык” буенча китап күргәзмәләре оештырылды. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да төрле мероприятиеләр үткәрелде.
2020 елның 2 мартында Казан шәһәрендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча «каләм пробасы» республика ярышлары булып узды, анда безнең команда да катнашты. Безнең район җыелма командасы составына Баландыш төп мәктәбеннән балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге педагогы Җаббаров Алмаз Фоатович тәрбияләнүчеләре керде. Ярышларда 20 команда катнашты. Барлыгы 160 катнашучы. Безнең команда 7 урынны яулады.
2020 елның 1 мартында Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2009-2010 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 4 команда, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның 2 командасы катнашты.
2020 елның 1 мартында Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан өметләре» дигән 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында МСМК Е.Белов призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Айназ Гилван улы Фәтхуллин ,Илнур Илдус улы Зәйнуллин җитәкчелегендә Теләче һәм Сауш мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар катнашты. Узышлар нәтиҗәләре буенча безнең команда 15 нче урынны алды.
28 февраль көнне Теләче муниципаль районыннан 5 укучы: Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Гаязова Лилия, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Вәлиуллина Илзирә, Теләче урта мәктәбеннән Сәлмәнов Нәрим, Гайнетдинова Айсылу, Сафина Лилияләр "Алиш эзләре буйлап" VII Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе эшендә актив катнаштылар. Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр.
Конкурста район мәгариф бүлегенә караган белем биру учреждениеләре укучылары һәм иҗат коллективлары, шул исәптән балалар иҗат үзәге дә катнашты. Жюри конкурсантларны торле номинация буенча бәяләде. Иң яхшылары конкурсның зона турында чыгыш ясаячак.
Бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөруче укучылар үз куллары белән әниләренә, әбиләренә бүләк ясадылар.
6 март көнне Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә 8 март бәйрәме уңаеннан “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе тарафыннан “Серле гармун телләре” дип исемләнгән тематик кичә оештырылды.