«Геройның 100 еллыгы»

2020 елның 20 марты, җомга

Казаклар авыл китапханәсе 2020 нче елның 15 нче мартында  «Геройның 100 еллыгы»  дип исемләнгән Якупов Калимулла Якуповичның батырлыгына багышланган акциягә кушылды һәм «Советлар Союзы Герое Якупов Кәлимулла Якуп улы» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Китапханәче балаларны Якупов Кәлимулла Якуп улының биографиясе белән таныштырды. Чара барышында аның тормышына багышланган презентация күрсәтелде. Һәр катнашучы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International