"Фатих Хөсни - үзе бер дөнья"

2020 елның 20 марты, җомга

Яшь буында халык язучысы Фатих Хөсни иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну, укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең һәм "Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" нең эш планы нигезендә 13 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында укучыларның "Фатих Хөсни - үзе бер дөнья" дип исемләнгән иҗат эшләре муниципаль конкурсы булып узды. Конкурста районның тугыз мәктәбеннән 41 укучы катнашты. Җиңүчеләргә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең мәгариф бүлеге белән берлектә әзерләнгән грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International