19 март көнне мәгариф бүлеге базасында югары һәм беренче квалификация категорияләренә дәгъва кылучыларның документларын карау буенча эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы булып узды. Комиссия 8 педагог кандидатурасын карады: 1 - югары квалификация категориясенә һәм 7 кеше беренче квалификация категориясенә. Аттестация комиссиясенең эксперт комиссиясе тәкъдимнәре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде.