Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан табигатебезнең бизәкләре булган кошлар турында "Канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән кичә — сәяхәт үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр. "Табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча “Кошлар – безнең дусларыбыз" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм рәсем бәйгесе үткәрелде.