23нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Кыш бабай килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.