Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына «Разведчикларның һәм партизаннарның батырлыгы» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрделәр. В.Быковның «Обелиск», А. Алексинның «Сугыш чоры балалары», В.Богомоловның «Иван. Зося», Н.Бирюковның “Чайка". Акциядә катнашучыларга партизаннар хәрәкәтенең роле, халкыбызның каһарманлыгы турында әңгәмә үткәрелде.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә «Три цвета на фоне истории» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде.Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, презентация күрсәтелде.
2019 елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча «Агростартап» программасы гамәлгә ашырыла башлады. 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр грантларны республиканың барлык районнарыннан 103 мөрәҗәгать итүче алды инде.
10 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парламент дәресе уздырылды. Дәрес барышында Хәсәнова А.М. совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Армияне һәм промышленность үзәкләрен азык-төлек белән тәэмин итәргә тиешле авыл хуҗалыгының сугыш елларында авыр шартларда калуына басым ясады. Сугыш китергән афәтләрнең халык күңеленнән җуелмаска тиешлеген аңлатты.
Теләче муниципаль районында, «Ел укытучысы-2019» конкурсы кысаларында укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. Бу конкурсларда Олы Мишә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мухаметова Р.Х. , өстәмә белем бирү педагогы Баширова Н. И. үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар чыгышлары аша үз һөнәрләренең остасы, компетентлы педагог икәнен исбатладылар. Баширова Н.И. 1 нче призлы урынга, Мухаметова Р.Х. 2 нче призлы урынга лаек булды. Конкурста катнашкан педагогларга рәхмәтебезне белдерәбез, яңа җиңүләр телибез.
Агымдагы елның 9 февралендә Байлар Сабасында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче туры узды. Өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә әлеге ярышта аның 5 тәрбияләнүчесе катнашты.
2020 елның 9 февралендә Арча шәһәрендә 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 5 команда, шул исәптән балаларны сәламәтләндерү - белем бирү (профильле)үзәге педагогы Артур Рөстәм улы Хәбиров командасы да катнашты.
8 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район күләмендә игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле сәнгать фестивале узды. Фестиваль кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсе тарафыннан “Хәтердән мәңге җуелмасын, Җиңү елларының даннары” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
9 февраль көнне Күкчә авыл китапханәсе "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе белән берлектә "Нина Павлованың китапларын укыйбыз", IV Төбәкара акциясендә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
5 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе, «Кояшкай» балалар бакчасында, тәрбиячеләр белән берлектә, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Балалар белән бергә Татарстанның зур тарихи шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларны санап үттеләр.