Һөнәри осталык конкурслары

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Теләче муниципаль районында, «Ел укытучысы-2019» конкурсы кысаларында укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. Бу конкурсларда Олы Мишә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мухаметова Р.Х. , өстәмә белем бирү педагогы Баширова Н. И. үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар чыгышлары аша үз һөнәрләренең остасы, компетентлы педагог икәнен исбатладылар. Баширова Н.И. 1 нче призлы урынга, Мухаметова Р.Х. 2 нче призлы урынга лаек булды. Конкурста катнашкан педагогларга рәхмәтебезне белдерәбез, яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International