7 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән ТРның гербы кабул ителгән көн уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрелде.
9 февраль көнне «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балаларга чана шууны оештырды.
Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Китап күргәзмәсе укучыларга республикабызның тарихы турында сөйли. Күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.
9 февраль көнне Ачы мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Береги свою планету с тёплым именем Земля» дигән экологик викторина үткәрделәр. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында тест сорауларына җавап бирделәр, табигать күренешләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
Әлеге истәлекле датага һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Безнең герб - тынычлык һәм игелек символы» китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр республикабызның дәүләт символы – герб турындагы материаллар белән таныша алдылар. Бу истәлекле көн уңаеннан китапханәче укучылар белән «Республика символлары» дип исемләнгән викторина үткәрде.
8 февраль көнне Урта Мишә авылы клубында Баландыш авыл җирлегенең, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үтүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән район фестивале концерты узды. Әлеге чарада Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты.
8 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район күләмендә игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле сәнгать фестивале узды. Фестиваль кысаларында китапханәчеләр тарафыннан “Хәтердән мәңге җуелмасын, Җиңү елларының даннары” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
10 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә рус шагыйре, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Леонидович Пастернакның (1890-1960) тууына 130 ел тулуга багышланган ««И вся земля была его наследством» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Борис Пастернакның таланты Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган. Күргәзмәдә укучылар рус шагыйре, язучы, тәрҗемәче биографиясенең кызыклы фактлары белән таныша алдылар. Күргәзмәгә «Стихотворения и поэмы, переводы», «Избранное», «Доктор Живаго» романы куелды.
10 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә “Так мало жил – успел так много!” дигән А. С. Пушкинны искә алу көненә багышланган танып - белү сәгате үткәрелде. Балалар Пушкин һәм Дантес дуэтыннан соң туган төн вакыйгалары, аның бөек һәм үлемсез шигырьләре турында белделәр. Укучылар шигырьләр укыдылар, викторинада актив катнаштылар. Балалар бөек шагыйрьне искә алдылар һәм аның әсәрләре һәм иҗаты турында үз фикерләрен әйттеләр. Һәркем үзе өчен А.С. Пушкин иҗатында ниндидер яңа һәм мавыктыргыч яңалык ачты.