ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

10 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан уртанчы һәм югары сыйныф укучылары арасында «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Данлы партизан сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрелде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм яшерен эш алып баручыларның батырлыгына багышлана.  Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларны илебезнең героик үткәне мисалында тарихи - патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз, аларны күренекле разведчиклар һәм партизаннарның тормыш юлы белән таныштырабыз, төрле яшьтәге укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.

8 февраль көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авылда бергә яшәүләренә 60 ел «бриллиант» туйларын бәйрәм итүче  Пётр һәм Варвара Подъячевлар  гаиләсендә булдылар. Алар юбилярларга үзләренең изге теләкләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

7 февраль  көнне  Казан шәһәре Яңа Савин районының  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче №71 нче татар-русс урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында, Татарстан Республиксы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Асадуллина А.М. катнашында “Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында өстәмә белем бирү региналь системасы эшчәглегендәге  приоритет юнәлешләр” темасына өстәмә белем учреждениеләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсе  уздырылды.

Бөек  җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар районыбызда дэвам итә.Фестиваль кысаларында авыл җирлекләре арасында концертлар башланып  китте.Һәрвакыттагыча , мондый  мероприятиедан Баландыш төп мәктәбе читтә калмады. Укучылар, укытучылар коллективы үзләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары, театр сәнгатенә булган осталыклары белән тамашачы күңеленә кереп калды.

9 февраль көнне Байлар Сабасында «САБА – АРЕНА»  боз сараенда бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының зона туры узды. Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Ч. призлы урынны яулады. Аның тренеры-балаларга өстәмә белем бирү педагогы-Заббаров А. Ф.

7-9 февральдә Спас районының Болгар шәһәрендә узган мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының кече Кубогына Теләче муниципаль районы җыелма командасы ия булды.

«Урок Цифры» Бөтенроссия акциясе кысаларында Баландыш төп  гомуми белем бирү мәктәбендә информатика буенча дәресләр узды.

«Саннар дәресе» белем бирү чарасында 6-9 нчы сыйныфта «Шәхси ярдәмчеләр »темасына дәресләр үткәрелде. Акциянең максаты-яшьләр, ата-аналар һәм педагогларның игътибарын саннар белән эшләүнең мөһимлегенә юнәлтү. Укучылар информатиканы, аерым алганда программалаштыруны өйрәнүгә зур кызыксыну белдерделәр. Тренажерны узган барлык катнашучылар да «Саннар дәресе»н уңышлы узган өчен сертификатлар алдылар.

Визит карточкасы һәм мастер-класс кысаларында,  конкурста катнашучылар тарафыннан психологик-педагогик практиканы тормышка ашыру,  һөнәри эшчәнлек кысаларында белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең инновацион технологияләрен куллану буенча педагогик тәҗрибә күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 2 урынны безнең бакчабызның педагог-психологы Гильфанова Ф.Н.яулады. Җиңүчеләргә мәгариф бүлегеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. 

2020 елның 8 февралендә Теләче муниципаль районында массакүләм чаңгы ярышлары узды.

Ростов өлкәсенең Красносулинск районы мәдәният муниципаль бюджет учреждениесе җирлекара үзәк китапханәсе балалар укуларын алга этәрү, балаларга экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан IV Төбәкара «Читаем книги Нины Павловой» акциясе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International