ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапхнәсендә Муса Җәлилнең “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән  шигырь укучылар  бәйгесе узды һәм язучыга  атап күргәзмә оештырылды. Конкурста барлыгы 7 бала катнашты. Бәйгедә башкару осталыгы, сөйләү һәм сәхнә культурасы бәяләнде.

7 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Герб - Татарстан  символы” - дип исемләгән күргәмә оештырылды. Күргәзмәдә авылдашларның кул эшләре урын алды.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Балтач, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән – 200 спортчы катнашкан әлеге турнирда тренерлар Әхтәмов Р.Н., Заһидуллин Б.Х. җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе балалары да уңышлы чыгыш ясап кайтты. 2011 елгы малайлар арасында 50 метр ирекле стиль арада Теләче урта мәктәбе укучысы Гыйниятуллин Әмир  2 урынны яулады. Ул медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

2020 елның 10 февраль көнендә Иске Җөри авылында яшәүче тыл ветераны Ибрагимова Бибисәидә Гали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисәидә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков Бибисәидә  апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

2020 елның 10 февраль көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Кәримова Рәбига Шиhап кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәбига апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков Рәбига апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

7  нче  февральдә  Теләче урта мәктәбе педагог – психологы З.З. Габрахманова “Кеше тәрбияләү”  дип исемләнгән республика конкурсының  муниципаль этабында  катнашты һәм 1 нче урынны яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

 Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Рисуй с нами» иҗади остаханәсе «Ветераннарга мәңгелек хәтер», «Солдатларыбызның батырлыклары», «Ватанга хезмәттә» Бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашырга чакыра. Күкчә авыл китапханәсе "Ветераннарга мәңгелек хәтер" конкурсында катнашты һәм үзенең эшен юллады.

3 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Т. Камалиев  иҗаты буенча  «Ромашкалар эзлим», «Сезгә генә сөйлим» шигырьләре буенча фикер алышу сәгате булып узды.

7 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче авыл җирлеге гражданнарының җыены буып узды. Җыенда Татарстан республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Л.Р., район башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.-лар катнашты. 2019 нчы елда Теләче авыл җирлегенең социаль – экономик үсеш нәтиҗәләре буенча Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамилевич чыгыш ясады.


7
февраль, 2020 ел
җомга

6 февраль көнне Район мәдәният йортында Туманов Д.А. җитәкчелегендә “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең жюри әгъзаләре конкурста катнашырга теләк белдергән укучылар һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен мастер-класслар күрсәттеләр. Балалар иҗат үзәгенең педагоглары һәм укучылары зур теләк белән катнашып, үзләренә күп кенә мәгълүмат та тупладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International