7 февраль көнне Максабаш авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры Максабаш авылы балалар бакчасында «Туган жирем - Татарстан» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрделәр. Күзәтү барышында балалар республикабызның килеп чыгышы, тарихы аның символлары һәм җитәкчеләре белән таныштылар. Татарстан гербының һәм флагының барлыкка килү тарихын, алардагы төсләрнең һәм сүрәтләрнең нәрсәгә таянып килеп чыкканлыгын белделәр. Әлеге чара Татарстан гимны белән тәмамланды.
Чөнки әдәбият дөньясында танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, китаплар да юбиляр була ала. Күп еллар элек иҗат ителгән әсәрләр дә укучылар арасында популярлыгын югалтмыйча, хәзерге вакытта актуаль булып кала бирә.
7 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләченең 1 нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасында «Республикамның дәүләт гербы» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрделәр. Кече Ватаныңа мәхәббәт, аның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт белән караудан башка үз илеңнең чын гражданинын һәм патриотын тәрбияләү мөмкин түгел. Балалар республикабыз символларын белергә, аның тарихы белән горурланырга тиеш. Күзәтү барышында кечкенәләр Республикабыз гербының барлыкка килү тарихын, аның нәрсәне символлаштыруын һәм нинди төсләргә таянуы турында белделәр. Аннан соң бергәләп викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре темасына мультипликацион фильмнар карадылар.
5 нче февраль 2020 елда Теләче урта белем бирү мәктәбенең актовый залында өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Йөрәгемне балаларга бүләк итәм – 2020” республика конкурсының район туры узды. Конкурста Балалар иҗат үзәгеннән 5, спорт-сәламәтләндерү үзәгеннән 1 педагог катнашты.
Теләче районы “Балалар иҗат үзәгене”нең “Туган як серләре” түгүрүгенә йөрүче укучылар Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Жить, помня о корнях своих” дип исемләнгән VIII республик эзләнү эшләре конференциясендә катнашып кайттылар. Рахматуллин Сәйдәш “Әдәби туган як. Топономика.” номинациясендә катнашып, III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Садриева Галия һәм Хөсәенова Гөлназ “Туган як елъязмасы” номинациясендә катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Рахматуллина Н.В. га призер әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
6 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Ростов өлкәсенең Красный Сулин җирлекара китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» IV Төбәкара акциясендә катнашу максатыннан, Теләче урта мәктәбендә экскурсиядә булдылар. Башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Нина Павлованың яшел каләме» викторинасы балалар язучысы, ботаник һәм тикшеренүче Н.М.Павлова исемен популярлаштырыр дип ышанабыз. Чөнки аның китаплары укучыларны тереклек дөньясына сакчыл карарга өйрәтә. Автор бала белән бергә гаҗәпләнә һәм шатлана, дөньяга аның күзләре белән карый, чөнки ул табигатьтәге яшерен әйберләрне дә күрә белә.
Хөрмәтле ата – аналар! 2020 нче елның 1 нче февраленнән Теләче урта мәктәбенә , булачак 1 нче сыйныф укучыларын мәктәпкә алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Электрон гаризаларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә кирәк. Булачак 1 нче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаизалар көтеп калабыз.
Бөек Ватан сугышында җиңү ул - җирдә иң көчле һәм җиңелмәс халыкның батырлыгы һәм даны. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Утлы еллар кайтавазы» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.
6 нчы февраль көнне Казаклар авылы китапханәсе “Хыялый балачак” берләшмәсе белән «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемләнгән IV төбәкара акциядә катнашты. Акциянең максаты - балалар укуын алга этәрү, экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру. Китапханәче укучыларны Н.М. Павлованың кыскача биографиясе белән таныштырды. Чара барышында балалар «Живая бусинка» һәм «Мышонок заблудился» әкиятләрен кычкырып укыдылар. Укучылар өй эше итеп үзләренә ошаган әкияттән өзекләр ясарга дигән бирем алдылар.
Күренекле язучының шигърият дөньясына чумып, Шармыш авыл китапханәседә конкурста катнашып, сайлап алу этабы үткәрде. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча «Читаем Тютчева» конкурсына шундый күренекле шагыйрь әсәрләрен укып, иң яхшы эшләр җибәрелде.