6 нчы февраль көнне Балык Бистәсе районыныда мәгариф булеге җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләре катнашында йомгаклау аттестациясенә әзерләү һәм үткәрү максатыннан оештырылган зональ киңәшмә үткәрелде.
Очрашуда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хамидуллин Илнур Хазинурович, Теләче авыл җирлеге башлыгы И.Р. Мараков катнашты. Очрашу бик файдалы булды.
5 нче февраль 2020 елда Теләче урта белем бирү мәктәбенең актовый залында өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Йөрәгемне балаларга бүләк итәм – 2020” республика конкурсының район туры узды.
Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Руфия рус әдәбияты буенча олимпиада призеры булды. Аның укытучысы-Вахитова Әлфия Сатлыкова. Укучы һәм укытучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм грамотасы белән бүләкләнде.
Әлеге олимпиадада Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәсхиева Диана катнашты (укытучысы Зәйнетдинова Диләрә Хәниф кызы).
Теләче районы “Балалар иҗат үзәгене”нең “Туган як серләре” түгүрүгенә йөрүче укучылар бүген, 1 нче февраль көнне, Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Жить, помня о корнях своих” дип исемләнгән VIII республик эзләнү эшләре конференциясендә катнашып кайттылар. Рахматуллин Сәйдәш “Әдәби туган як. Топономика.” номинациясендә катнашып, III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Садриева Галия һәм Хөсәенова Гөлназ “Туган як елъязмасы” номинациясендә катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Рахматуллина Н.В. га призер әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Теләче үзәк район хастаханәсе яшьләрне сәламәтлек саклау, социаль яклау, профилактик медицина системасына җәлеп итү максатыннан «Ак халатлы фәрештәләр" медицина фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне үткәрде. Теләче, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа мәктәбе укучылары районда сәламәтлекне саклау торышы һәм шифаханә белән таныштылар.
Шушы акция кысаларында 5 февраль көнне китапханәче авыл җирлегендәге оешмаларда булды һәм андагы эшчеләрне яңа китаплар белән таныштырды.
2 нче февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.