ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Әлеге акциянең максаты  үз вакытында  бик тә популяр булган,   соңгы вакытларда  бу китапларга игьтибарның кимүе, янә дә укучылар хөкеменә китапларны кайтару иде.

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә “Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле” дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы,  күренекле якташларыбыз, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр.

Бу дата уңаеннан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Сугыш  кайтавазы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.

Кечкенә төркемдә тәрбияләнүчеләргә уен формасы аша янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, шулай ук янгын чыккан очракта узеңне ничек тотырга икәнлеге  аңлатылды. Зурлар төркемнәрендә  балалар янгын чыгу сәбәпләре белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, телефон аша 01 номерын җыярга, пожар бүлекчәсенең  дежурные белән сөйләшергә өйрәнделәр.

27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 76 ел тулды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 872 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. Шушы уңайдан Баландыш төп мәктәбендә  укучылар белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы – Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде. 

 Иске Җөри  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Җиһаншина Румия җиңүче, ә  11 сыйныф укучысы Җиһаншина Руфия Иске призер булды.  (укытучылары Сәлимова Резедә Гафур кызы). 

 


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

29   нчы   гыйнвар   көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  11 нче     сыйныф  укучыларының   математика фәне  буенча  имтиханнарга  әзерлекләре  тикшерелде. Теләче  урта мәктәбенең  11 нче  сыйныф  укучылары  математика фәненнән   дәүләт имтиханындагы кебек  биремнәр эшләделәр.  Өйрәнү тибындагы имтиханнар   бик нәтиҗәле  үтте.   

2020 нче елның 29 нчы гыйнварында Үзәк авыл мәдәният йортында Үзәк авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Федераль Җыенның Дәүләт Думасы депутаты Меделевич Б.Д.  катнашты.

Яңа 2020 ел җитте. Бу ел Россиядә Бөтенроссия халык санын алу узачагы белән истә калачак . Бу зур вакыйгага әзерлек эшләре 2017 елдан Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары, боерыклары, Росстат боерыклары белән башланды. Исемлекләрне актуальләштерү белән бәйле барлык эшләр дә Бөтенроссия халык санын алуның автоматлаштырылган системасын кулланып башкарыла. 2020 елның гыйнвар аенда Татарстанстат яңа программа билгеләгән, аның буенча хәзер оештыру планын төзү эшләре бара. Оргплан төзегәндә территория исәпкә алу участокларына бүленә һәм халык санын алуны үткәрү өчен кирәкле исәпкә алу персоналы саны билгеләнә.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

29 январь 2020 нчы ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән гражданнар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевичка мөрәҗәгать иттеләр. Үз чиратында Борис Давыдович мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады һәм сорауларны өйрәнеп ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International