ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

27  – 29   нчы  гыйнвар көннәрендә  рус әдәбияты     буенча   Бөтенроссия олимпиадасының  региональ  этабында  Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучы Антонова Азалия катнашты һәм призер булды. Азалия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыны   Бөтенроссия  олимпиадасына рус теле һәм әдәбияты   укытучысы  Р.Р. Мухаметшина   әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. Әлеге марафонда Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина да катнашты.

Татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор. 28 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын яктырткан китаплар буенча “Татарстан – минем Ватаным” исемле темага әдәби сәяхәт үткәрелде.

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. Әлеге марафонда Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Назипова да катнашты.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Үзәк авыл китапханәсе китапханәчесе Хазипова Ф.А. өстәмә белем бирү педагогы Хаҗиева Г. Р. музей түгәрәгендә катнашучылар белән Үзәк урта мәктәбе музеенда "Без үз республикабыз турында нәрсә беләбез" дигән темага тарихи сәгать үткәрделәр. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе, Теләче районы тарихы турында сөйләде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар, "ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Хаҗиева Г.Р. якташларыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.

29 гыйнварда бөек рус язучысы һәм драматург Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бу көнне барлык рус әдәбиятын яратучылар өчен чын бәйрәм дип әйтергә була. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә Чехов иҗаты буенча «Мир Чехова - мир русской действительности» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Бу көнне китап укучыларыбыз кыска хикәяләр остасының эчкерсез, якты дөньясына чумдылар.

29 гыйнвар көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан АССР ның 100 еллык юбилее уңаеннан, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Быел яраткан Республикабызга бер гасыр була. Балалар Татарстанның зур шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларыбызны санап үттеләр. Татар халык табышмакларына җаваплар эзләделәр. Соңыннан нәниләргә Татарстанның 100 еллык тарихын чагылдырган мультипликацион фильмнар күрсәтелде.

Анда муниципаль район   балалар оешмаларының җитәкче-кураторлары катнашты. Безнең районнан ӨБМБУ “БИҮ” дән методист,  район балалар оешмалары кураторы Римма Рашитовна Закирова  ккатнашты.

Теләче урта мәктәбе укучылары  Сөнгатуллин Булат һәм  Самигуллина Миляуша юристлар көненә багышланган республика сочинениеләр конкурсында катнаштылар  һәм сертификат алдылар.  Укучыларны республика конкурсына  татар теле һәм  әдәбияты укытучысы   Г.Г. Сөнгатуллина  белән  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Мөхәмәтшина әзерләде. Котлыйбыз!

27 январь көнне  Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң тетрәндергеч вакыйга- Ленинград блокадасы тулысынча өзелүгә 76 ел тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә планлаштырылган чаралар үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International