ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. 7-8 сыйныф укучылары белән  Б.Л. Васильевның “Монда таңнар тыныч...” повесты  буенча “Кызлар сугыш өчен тумыйлар...”  темасына китап укучылар конференциясе үткәрде. Чара сугышның кешелек өчен иң зур явызлык икәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылды. Шулай ук  укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү, аңлап уку күнекмәләрен үстерү, үз фикеренне тыңлаучыга җиткерә алу бурычлары да куелган иде.

Теләче урта мәктәбе укучысы Латыйпова Динә татар галиме, мәгърифәтче  Ибраһим Хәлфин исемендәге  фәнни – эзләнү  конференциясендә катнашты һәм I урынны яулады.  Уңышлы чыгыш ясаганы өчен,  Динә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  I дәрәҗәдәге дипломы  белән бүләкләнде.  Динәне конференциягә татар теле һәм  әдәбияты укытучысы З.Н. Әсәдуллина әзерләде. Котлыйбыз!

Елның һәр фасылында да сәламәтлек көннәре уздыру безнең балалар бакчасында инде традициягә әйләнде. Бүген балалар уйнадылар, биеделәр, ярыштылар һәм көлделәр. Спорт белән дус булу, хәрәкәт итү һәм үзләрен сәламәт хис итү аларга тагын да көч бирде. Мондый чаралар балаларда иҗадилык, хезмәт сөючән шәхес үстерүгә ярдәм итә. Балалар бакчасында сәламәтләндерү эшенең нәтиҗәсе барлык белгечләрнең- музыка җитәкчесе һәм физкультура хезмәткәре белән тәрбиячеләрнең үзара хезмәттәшлегенә бәйле. Күңелле сәламәтлек көнендә катнашучыларның барысына да рәхмәт!

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 2020 елның 27  гыйнварында  Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулды.Ленинград шәһәре халкы 900 көн буе фашистлар камалышында булды.Шушы уңайдан 27 гыйнвар көнне   тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчәнтәева Диләрә  Мәүлетҗан кызы 5-8 сыйныфларда “ Мәңге онытылмас 900 көн” исеме астында  сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате бик кызыклы үтте. Ә иң мөһиме-балалар Икенче бөтендөнья сугышы, аерым алганда, Ленинград блокадасы вакытында ватандашларыбызның батырлыклары турында бик күп яңалык белделәр.

28 январьда Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбенең барлык сыйныфларында  "Юлларда сак бул" дигән тәрбия сәгатьләре үтте.  Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл хәләкәтләренең килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, гомумән, юл йөрү кагыйдәләренең килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. 

2020 елның 28 гыйнвар көнендә Орымширмә авылында яшәүче тыл ветераны Салихова Зәйнәп Хафиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәйнәп апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы да Зәйнәп апага шулай ук изге теләкләрен җиткерде.

Бүгенге рәсем шөгылендә зурлар төркеме балалары кышкы  табигатьнең үзенчәлекле якларын кәгазьгә төшерделәр. Рәсем аркылы балалар кышкы табигатьнең матурлыгына ничек соклана белүләрен, күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлык сыйфатларын чагылдырдылар.Рәсем аркылы алар сүзлек запасларын үстерделәр. Табышмаклар, шигырьләр өйрәнделәр. Бергәләп җырлы-уен "Кышкы урманга килдек" уенын уйнадылар.

23 январь көнне Олы Кибәхуҗа авылы клубында күренекле авылдашыбыз- РФАның мәртәбәле хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Я.Г. Абдуллинның тууына 100 ел тулуга карата районкүләм чара үтте. Чарада якташыбызның тормыш юлы һәм фәнни хезмәтләре турында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. доклад белән чыгыш ясады. Укучылар һәм укытучылар коллективы концерт номерлары күрсәттеләр.

27 нче гыйнварда  ГИБДД испекторы Р.Х. Назиров, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юл һәлакәтләрен  булдырмау максатыннан, Теләче урта мәктәбе  башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты. Р.Х. Назиров  балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен  саклау, тәртип бозуларны булдырмау турында сөйләде. Очрашу бик файдалы булды.

24 январь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Бу- минем Ватаным” дигән тема астында, Бөек Җиңүнең 75еллыгына, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган сәнгатьле уку конкурсы үтте. Конкурста укучыларыбыз күренекле язучыларның шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен яттан укыдылар. 1 сыйныфтан Закиров Ф., 2 сыйныфтан Хуҗина Р., 4 сыйныфтан Мөхәмәтҗанова А. һәм Нигъмәтҗанова Р, 6 сыйныфтан Миннибаев Ә. җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International