ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. 900 көн авырлыктан соң 1944 елның 27 гыйнвар көнендә Ленинград блокадасы өзелә. Шушы Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугышчыларга Ленинградта һәйкәл куела. Шушы истәлекле көн уңаеннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л.З. балалар белән зур сугышның бары бер ноктасы - Ленинград блокадасы турында әңгәмә үткәрде.

2020 елның 28 гыйнварында «Батыр» спорт комплексы базасында «Инвалид, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен клуб» дип исемләнгән проект эшен башлап җибәрде. Бу проектта дәвалау физкультурасы буенча инвалид балалар белән тернәкләндерү дәресләре каралган.

Бүген, 28 гыйнвар көнне, Теләче 2 нче балалар бакчасында "Теләче-Арена" боз сарае җитәкчесе Галимов Н.М. белән берлектә хоккей буенча тренерлар булып китте. Алар балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрделәр һәм спортның мавыктыргыч төре- хоккей турында сөйләделәр. Әңгәмә ахырында тренерлар балаларны спорт белән шөгыльләнергә һәм "Теләче-Арена" боз сараенда эшләп килүче хоккей секциясенә язылырга чакырдылар.

76 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Баландыш авыл китапханәсендә «Ленинград блокадасы балалары» дигән батырлык һәм патриотизм дәресенә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче сөйләвеннән балалар камалыш вакытында кешеләрнең ничек яшәгәнен, эшләгән һәм укыганнарын белделәр. Батырлык дәресе балалар алдында Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, Бөек Ватан сугышының Азатлык сугышы булуын, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

2020 елның 27 гыйнвар көнендә Саба районы Елыш авылында туып  үскән, хәзерге көндә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Тимергалиева Миннегәләм Сираҗетдин  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Миннегәләм апага Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин,  Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның теләкләрен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

27 январь көнне Баландыш авылы җирлегендә халык җыены булды. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хазипов Назип Накипович һәм башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Й.Р. мәктәпнең 2019 елдагы  эшчәнлегенә анализ ясап утте.

Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә, Теләче 3нче балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм  чыныктыру чаралары куллану тора.

Балалар иҗат үзәгеннең Олы Мишә мәктәбе базасында эшләп килүче “Экологик патруль” түгәрәге укучысы Шигабутдинова Рәмилә (җитәкчесе- Баширова  Нурия Ильдусовна) Түбән Кама шәһәрендә узган XIII  нче республика күләм фәнни-гамәли экология конференциясендә “Экоград” та матур чыгыш ясап 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде! Котлыйбыз!

Балалар иҗат үзәгененең өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рафиля Рафилевна и Шаипова Раъно Исамовна “Мәгариф системасында халык костюмын тарихи-мәдәни обүект буларак өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чарада 60 тан артык кеше катнашты.

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 нче гыйнвар көннәрендә x Дөньякүләм онлайн марафонда Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International