ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 нче гыйнвар көннәрендә x Дөньякүләм онлайн марафонда Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашты.

Ямбулат авылы китапханәсендә күренекле язучы, публицист һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовның тууына 120 ел тулуга багышланган «Көрәшче, язучы, тәрҗемәче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Гөлия Шакурова язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

27 нче гыйнвар көнне Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Стоек и бессмертен Ленинград, он не сломлен, он не покорится» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар сугыш, блокад, Нева шәһәр халкының батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләделәр, «Блокада Ленинграда»  исемле презентация карадылар.   

27 гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбенең озынайтылган көн группасында  тәрбияче Л.Р. Кыямова  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  чара үткәрде. Озынайтылган көн группасында  тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы тарихы турында истәлекләр укып өйрәнделәр. Кроссворд уены барышында Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган сүзләрне таптылар . Чара бик күңелле үтте.

Бу дата уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе “Хәтер белән без мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы геройлары турында хәтерне саклау.

Баландыш авыл китапханәсе, авыл җирлегенең 2019 елгы эшенә йомгак ясап, "Авыл сулышы" газетасын чыгарды. Гәҗит халыкка халык җыенында тәкъдим ителде.

26 нчы гыйнвар көнне, Айдар авыл китапханәсендә  Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан, «900 көн батырлык» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Укучыларга Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Әңгәмә барышында Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнашкан авылдашыбыз Камалов Әхәт Бәдри улының исемен дә зур хөрмәт белән искә алдык. Әлеге тема буенча «Батырлыгыңны без онытмыйбыз, блокадалы Ленинград» дигән презентация күрсәтелде. Чара ахырында балалар Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштылар, "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите "дигән мәгълүмати буклетлар алдылар.

Студент тормышы – иң күңелле, өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, ә җитди эшләр чоры да, аның да үз авырлыклары була. Чөнки, чын студент күп белергә, күп нәрсәләр белән мавыгырга, китап белән дус булырга тиеш.Ә менә шул очракта студентка, төрле китапларга бай булган - китапханә фонды ярдәмгә килә.

Безнең тылсымлы, ягымлы дустыбыз буларак, китап безне гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга алып керә, җир һәм космос турында, туган илебездәге һәм башка илдәге балалар тормышы турында сөйли, күренекле кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен без акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була барабыз.

25 гыйнвар көнне Шараш авыл китапханәсендә «Итак, она звалась Татьяной…» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә бәйрәм турында һәм төрле илләрдә ничек билгеләп үтелүләре турында сөйләүче китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.   Татьяна көненә Татьяна исеме язылган китаплар тупланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International