2020 елның 27 гыйнвар көнне Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Сафиуллина Хаирибә Мөхәмәтҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хаирибә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Узәк авыл җирлеге башлыгы җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
25 гыйнвар көнне Яшел Үзән районында 2003-2006 елда туган Һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир булып үтте.
Барлыгы 150 яшь спортчы катнашкан әлеге турнирда безнен спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясады.
“Теләче” спорт мәктәбе командасы данын Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри урта мәктәбе кызлары яклады. Барлыгы 5 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда, Киров өлкәсеннән, Теләче районныннан һәм Алабуга шәһәрләреннән-1 команда. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды.
25 гыйнвар көнне Арча районының Кенәр авылында 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча "Көчлеләр турниры" булып узды. Барлыгы 6 команда катнашкан ярышларда " Теләче" спорт мәктәбе данын Теләче урта мәктәбе (тренеры Зәкиев Ә.Х.), Шәтке урта мәктәбе (тренеры Габделхаев Р.Х.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары (тренеры Шәяхмәтов Ш.А.) яклады.
Айдар мәдәният йорты директоры, китапханә белән берлектә Ленинград шәһәре блокадасы, шәһәр халкының бу дәһшәтле көннәрдә кичергәннәре, талоннар буенча таратылган икмәк ярдәмендә ничек исән калулары турында сөйләделәр. Шулай ук якташларыбыз, Ленинград блокадасын өзүдә катнашучылар белән дә таныштырдылар. Буклетлар ярдәмендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мәгълүматлары, архив фоторәсемнәре тәкъдим ителде.
Уенда Телэче хэм Питрэч хоккей командалары коч сынашты. Уен 4:5 исэбенэ Питрэч хоккей командасы жинуе белэн тэмамланды.
2020 елның 26 гыйнварында «Батыр» спорткомплексы базасында 2009-2010 елларда туган һәм 2006-2007 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Теләче «Балаларны саләмәтләндерү – белем бирү (профильле) узәге һәм Арчаның спорт мәктәбе командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды.
Бу, 25 гыйнвар-Студентлар көне. Мәктәпне тәмамлаган һәр яшь кеше алдында укырга кая барырга һәм нинди һөнәр сайларга дигән сорау килеп баса.
25 гыйнвар көнне Айдар мәдәният йортында, дискотека алдыннан, Россия студенты көненә багышланган «Студентлар күңелле яши» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
25 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбе химия укытучысы М.Р. Тимербаева Һәм башлангыч сыйныф укытучысы Р.А. Жукова Татарстан Республикасында “ Ел укытучысы-2020” бөтенроссия конкурсының зона этабында катнаштылар. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбендә сугыш чорында күпләп һаләк ителгән Холокост корбаннарына багышланган дәресләр һәм чаралар үтә. Балалар “Кешеләр уяу булыгыз, геноцид кабатланмасын,” -диләр. Җиребезне, илебезне сугыш афәтләреннән саклыйк!