ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

25 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Бөтенроссия тарихи кроссворд" дигән акция үткәрелде.

25 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында 2004-2005 елгы егетләр, 2006-2007 елгы кызлар арасында “Мини-футбол-мәктәпләргә” Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасының белем оешмалары арасында мини-футбол буенча республика ярышлары узды.

Ул Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әвәлгеләреннән берсе булып санала. Башлангычы Казан шәһәрендә 1865 елның 24 гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Ә аның нигезен танылган китап сөюче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсе тәшкил иткән. Кечкенә генә җәмәгать китапханәсе шушы гасыр ярым вакыт эчендә Россиядәге иң зур милли китап хәзинәләренең берсенә әверелде. 

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Китап – халык  хәтере” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

24 нче гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ситдикова Камилә татар галиме-мәгърифәтче Ибраһим Хәлифин исемендәге 15 нче Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе Тимербаева Ф. Р)

Җыен  үзешчәннәр концерты белән башланып китте.  Аннары авыл җирлеге башлыгы еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

24 нче гыйнвар көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Газизуллин Р.А. үткәрде. 5-11 нче сыйныф укучылары укытучының чыгышын тыңладылар, документаль фильм карадылар. Совет гаскәрләренең батырлыкларына сокландылар, ачлыктан газапланган халыкны күреп тетрәнделәр. Сугыш темасына багышланган сыйныф сәгатьләре укучыларда патриотлык, ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияли.

23 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе базасында”Иң шәп әйдаман” конкурсы үтте. Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән  иң актив, иң яхшы укучылар катнашты. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Гиниятуллина Д.Л. үзенең иҗади сәләте, оештыру осталыгы белән аерылып торды һәм 2 нче  призлы урынны алды. Укучыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.        

Ребята катались  на коньках, получили заряд положительных эмоций, хорошее настроение и радость от времени, проведенного вместе в замечательном катке. Для развивающегося детского организма фигурное катание принесет большую пользу.

    Теләче урта мәктәбенең 6 б нчы сыйныфы укучылары  сыйныф җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова һәм   физкультура укытучысы  Р.Р. Гәтиятов белән берлектә “ Теләче –Арена” боз сараенда булдылар. Боз сараенда тимераякта шуу балаларның сәламәтлеген  ныгытуга ярдәм итте, матур  мизгелләр белән күңелләрен күтәрде.  

24 нче гыйнвар көнне Арча районында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Бу бәйгедә  Теләче муниципаль районы укытучылары данын яклап Минһаҗевава Люция Марат кызы үзенең һөнәри осталыгы белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International