ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Ребята катались  на коньках, получили заряд положительных эмоций, хорошее настроение и радость от времени, проведенного вместе в замечательном катке. Для развивающегося детского организма фигурное катание принесет большую пользу.

    Теләче урта мәктәбенең 6 б нчы сыйныфы укучылары  сыйныф җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова һәм   физкультура укытучысы  Р.Р. Гәтиятов белән берлектә “ Теләче –Арена” боз сараенда булдылар. Боз сараенда тимераякта шуу балаларның сәламәтлеген  ныгытуга ярдәм итте, матур  мизгелләр белән күңелләрен күтәрде.  

24 нче гыйнвар көнне Арча районында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Бу бәйгедә  Теләче муниципаль районы укытучылары данын яклап Минһаҗевава Люция Марат кызы үзенең һөнәри осталыгы белән чыгыш ясады.

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Салкын кыш көннәре кошларга азык табуы бик авыр. Шуның өчен без балаларны аларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.

2020 елның 22 һәм 24 гыйнвар көннәрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе специалистлары Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. график нигезендә Әбде һәм Баландыш җирлегендә консультатив көн үткәрделәр. Консультатив ярдәм сорап 12 кеше мөрәҗәгать итте. Авыл халкын балага бирелә торган пособиеларны алу, социаль контракт нигезендә социаль ярдәм һәм социаль проездной алу тәртибе кызыксындырды.

Бу массакүләм чарада, китапханәче Алсу Фаляхова, китапханәнең 2019 елгы эшчәнлеге буенча  презентация әзерләде һәм шул турыда чыгыш ясады.

24 нче гыйнвар көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Теләче урта мәктәбенең 4 нче «в» сыйныфы укучыларына «Дети блокадного Ленинграда» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

23 нче гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында якташыбыз, олуг галим Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 100 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан  “Милләт бакчасының асыл затлары” дип исемләнгән әдәби-сәнгати кичә үткәрелде. 

23 нче гыйнвар көнне  Фатих  Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Валиуллина Илзирә  республикакүләм  «Иң яхшы әйдаман» конкурсының муниципаль этабында катнашты. Илзирә  Гран-прига  лаек булды.Әлеге конкурска Илзирәне мәктәпнең  педагог – оештыручысы  Газизова Равилә Исмәгыйль кызы  әзерләде . Илзирә конкурсның республика этабында район данын  яклаячак. Без аны котлыйбыз һәм республика этабында җиңеп кайтуын телибез!

25 гыйнварда "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабынын җиңүчеләре Арча шәһәрендә узган зона этабында катнаштылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International