29 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән чара үткәрү максатыннан, Теләче 3 нче балалар бакчасында булдылар. Яраткан Республикабызга быел нәкъ бер гасыр тула. Балалар белән бергә Татарстанның зур тарихи шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларны санап үттеләр. Татар телендә халык табышмаклары буенча зур викторина да уздырдылар. Соңыннан шушы 100 ел эчендә Татарстан һәм халык тарихын чагылдырган мультипликацион фильмнар күрсәтелде.
Бөек рус язучысы һәм драматургның юбилее уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Читаем книги Антона Павловича Чехова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.
29 нчы гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре “Китап сезгә үзе килер” дип исемләнгән акция белән сәүдә нокталарында һәм оешмаларда китаплар тәкъдим иттеләр һәм күзәтү ясадылар. Һәр кеше үзенә ошаган китапны сайлап алды.
Балалар түгәрәктә шахмат тактасы, фигуралар, әлеге уенның барлыкка килү тарихы һәм аны уйнау үзенчәлекләре белән танышалар. Мондый шөгылләр логик һәм абстракт фикерләүне камилләштерергә ярдәм итә, хәтерне яхшырта, анализларга һәм фаразларга, игътибарлы булырга һәм максатчанлыкны үстерергә өйрәтә. Шахмат уйнау шулай ук балаларның уртак эшчәнлеген дә күз алдында тота: аларга аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, бер-берсенә сакчыл карарга өйрәтә. Әлеге түгәрәккә йөрүче балалар инде төп терминнарны үзләштерделәр, барлык фигураларны да өйрәнделәр һәм бу уенны иркен, зур теләк белән уйныйлар.
Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык билгесе. 28 нче гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсендә, “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсендәге балалар өчен шушы датага багышланган “900 көн батырлык” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар халык җилкәсенә күпме авырлык һәм газап китергән чолганыш турында мәгълүмат тупладылар, видеоролик карадылар, китаплар һәм альбомнар белән таныштылар. Һәр катнашучы балага символик “блокада икмәге” тәкъдим ителде.
Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Б. Д. Менделевич, район оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Шармыш һәм Үзәк мәдәният хезмәткәрләре көче белән «2020 «Год памяти и славы»», «История расскажет все о ТАССР», «Подвиг ваш бесценен» исемле күргәзмәләр эшләнде.
29 нчы гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре “Китап сезгә үзе килер” дип исемләнгән акция белән сәүдә нокталарында һәм оешмаларда китаплар тәкъдим иттеләр һәм күзәтү ясадылар. Һәр кеше үзенә ошаган китапны сайлап алды.
29 нчы гыйнвар көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Гасырларга яшьтәштер ул Йөзьяшәр Татарстан” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Республикабызның тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре сөйләнде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз Республикаларына, туган якка карата патриотик хисләр белән кысыксынуны үстерү, балаларның ТАССР оешу тарихы турында белемнәрен ныгыту тора.
29 нчы гыйнвар көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы уңаеннан “Хәтер һәм без мәңгелек” дип исемләнгән тематик киштә куелды. Укучылар белән күзәтү ясалды.
Әлеге тәрбия сәгатенең максаты - балаларны “хокук”, “бурыч”, “закон” төшенчәләре белән таныштыру, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү иде.