Балалар иҗат үзәгеннең Олы Мишә мәктәбе базасында эшләп килүче “Экологик патруль” түгәрәге укучысы Шигабутдинова Рәмилә (җитәкчесе- Баширова Нурия Ильдусовна) Түбән Кама шәһәрендә узган XIII нче республика күләм фәнни-гамәли экология конференциясендә “Экоград” та матур чыгыш ясап 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде!
Анда муниципаль район балалар оешмаларының җитәкче-кураторлары катнашты. Безнең районнан ӨБМБУ “БИҮ” дән методист, район балалар оешмалары кураторы Римма Рашитовна Закирова ккатнашты.
Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, санитар нормалар, юл йөрү кагыйдәләре, террорга каршы чаралар үтте.
Анда районның 9 мәктәбеннән 36 укучы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.
- Антонова Азалия Тәлгать кызы, Теләче урта мәктәбенең 9 "А" сыйныф укучысы (укытучысы Мухаметшина Раилә Рәзяповна) олимпиада призеры булды.
2020 елның 27 - 29 гыйнвар көннәрендә Казанда татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды
25 гыйнвар көнне Казан шәһәренең 14 гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XVреспубликакүләм фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелде. Әлеге конференциянең йомгаклау этабында чыгыш ясап Теләче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Латыйпова Динә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы) Мәгариф һәм фән министрлыгының 1 дәрәҗәдәге дипломы белән, Баландыш мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе математика укытучысы Тимербаева Флера Рәхимҗан кызы).
Бүген Алан урта мәктәбендә “Роза ветров” исемле проект эшләрен яклау конкурсы булды. Иске Җөри урта мәктәбененең 8 сыйныф укучысы Исламия Фархуллина “Краеведение” номинациясендә һәм шул ук сыйныфтан Нурзилә Зарипова “Математические дисциплины” номинациясендә 2 урыннарны яулап кайттылар. Аларны конкурска Рузилә Сәетшовна һәм Фирдәүсә Хөснулловна әзерләделәр.
30 гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә, 1944 елда Ленинград блокадасын өзү уңаеннан, "Батырлык кайтавазы" дип исемләнгән рәсем дәресе үткәрелде.
Быел ТАССР төзелүгә 100 ел. 29 гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.