ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Үзәк авыл китапханәсе китапханәчесе Хазипова Ф.А. өстәмә белем бирү педагогы Хаҗиева Г. Р. музей түгәрәгендә катнашучылар белән Үзәк урта мәктәбе музеенда "Без үз республикабыз турында нәрсә беләбез" дигән темага тарихи сәгать үткәрделәр.
27 – 29 нчы гыйнвар көннәрендә рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучы Антонова Азалия катнашты һәм призер булды. Азалия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыны Бөтенроссия олимпиадасына рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Мухаметшина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
А.П. Чехов тууына 160 ел тулу уңаеннан, Ачы китапханәсендә «Писатели юбиляры месяца» рубрикасында «МИР ЧЕХОВА» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә янында укучылар өчен әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде.
Китапханәче Хазипова Ф. А. Хәтер һәм Дан елына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырды.
30 нчы январь көнне Алан урта мәктәбендә 5-9 класс укучылары арасында “Роза ветров” исемле проект эшләре конкурсы булып узды.
Бүген Теләче 3нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Могҗизалар кыры»дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде, анда кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Мөбәрәкова Д. М.) катнашты.
30 нчы гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә ТАССР оешуга 100 тулу багышланган «Спорт – сәламәтлек нигезе» исеме астында укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм ахырдан теннис уйналды.
30 гыйнварда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары арасында “Җилләр гөлчәчәге” проектлар конкурсы уздырылды. Икенче ел рәттән әлеге чара безнең мәктәп базасында үткәрелә. Быел бу конкурста районыбызның 36 укучысы катнашты.
2020 елның 27 - 29 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хазиева Д. призер булды. (укытучысы Хасаншина Зөбәрҗәт Рәхимҗан кызы).
Балалар иҗат үзәгененең өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рафиля Рафилевна и Шаипова Раъно Исамовна “Мәгариф системасында халык костюмын тарихи-мәдәни обүект буларак өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чарада 60 тан артык кеше катнашты.