ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

31   нче гыйнварда  Теләче урта мәктәбендә  Дәүләт янгын  надзоры хезмәткәре, өлкән испектор ,  майор Тимерханов Ленар Марселевич булып китте. Ленар Марселевич мәктәптә янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Майор Тимерханов Ленар Марселевич укучыларга , укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә  янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  үтәү турында әңгәмә үткәрде.

1   нче   февраль    көнне Теләче урта мәктәбендә  ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта   укучы балаларны бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләүдә ата – аналарның һәм мәктәпнең роле турында актуаль мәсьәләләр каралды.  Җыелышта Теләче  урта мәктәбенең укыту эшләре буенча   директор урынбасары А.П. Пашина  9 нчы сыйныф укучылары  ата-аналарына имтиханнарга әзерлек барышында  алда торган  бурычларны   аңлатты, киңәшләрен бирде. Җыелышта катнашкан фән укытучылары да имтиханнарга әзерлекнең торышы турында сөйләделәр.

Баландыш авыл китапханәсе Волгоград шәһәр китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы уздырган "Новый год для книги",  дип исемләнгән халыкара акциядә катнашты. Акциянең максатлары һәм бурычлары: - Яңа ел каникуллары чорында китапханәчеләр һәм китап укучылар, социаль челтәрләрдән файдаланучылар иҗатын башлап җибәрү.

Акциянең оештыручысы - Волгоград муниципаль мәдәният учреждениесенең үзәк китапханәсе “Шәһәр китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы”.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

31 нче гыйнвар - 1  нче  февраль көннәрендә   Яр Чаллы  шәһәрендә ата-аналар комитетларының “Тату  сыйныф серләре” республика конкурсының  йомгаклау туры үтте.   Республика конкурсында Теләче урта мәктәбенең  8 б сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынашты.  Сыйныф җитәкчесе  А.М. Гыйльфанова   җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш  ясады һәм призёр булды,  Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.   Котлыйбыз!

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Валиева М.А. ТАССР оешуга 100 ел тулуга карата балалар иртәсе үткәрде. Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Миләүшә Адынановна укучыларны ТАССР оешуның тарихы, шушы истәлекле дата уңаеннан  Республикабызда, мәктәбебездә планлаштырылган чаралар белән таныштырды, укучылар дәүләт символларын искә төшерделәр.Чара ахырында викторина үткәрелде. 

Теләче урта мәктәбе укучылары 1 нче февраль көнне Теләче районы узәк больницасында «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивалендә катнашып кайттылар. Укучылар ак халатлы  фәрештәләр - врачлар һәм медсестралар хезмәте  белән  якыннан таныштылар. Район больницасында үткәрелгән  бу чара балаларга бик ошады, иң яхшы тәэсирләр калдырды.

2020 нче елның 1 февралендә Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Телэче” спорт мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә, 2002 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча сугышчы-интернационалист М.Ногуманов истәлегенә багышланган район беренчелеген уздырды. Барлыгы  8  мәктәптән 88 укучы  катнашты.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

30 нче январь  көнне Әбде авылы мәдәният йортында  Әбде авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Н.Н.Хазипов, Теләче муниципаль  районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Әбде авыл җирлеге башлыгы Домолазов Н.М.  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды.  Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

29   нчы   гыйнвар   көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  11 нче     сыйныф  укучыларының   математика фәне  буенча  имтиханнарга  әзерлекләре  тикшерелде. Теләче  урта мәктәбенең  11 нче  сыйныф  укучылары  математика фәненнән   дәүләт имтиханындагы кебек  биремнәр эшләделәр.  Өйрәнү тибындагы имтиханнар   бик нәтиҗәле  үтте.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International