ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Китапханәдә «Сугыш турында китап укы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Барлык теләүчеләр китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, анда китапханә фондыннан разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар тәкъдим ителде. 

31 нче гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен  «Терроризм – явызлык, терроризм – безнең уртак бәла» дигән темага презентация күрсәтелде.  
       Әлеге презентациянең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. 

Айдар авылы китапханәсе Волгоград муниципаль мәдәният учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырган "Китапларга Яңа ел" дип исемләнгән китапханә акциясендә катнашып сертификатка ия булды.

Очрашуга әлеге темага битараф булмаган укучылар килде.   Балалар Җиңүнең нинди бәя белән яулавын, фашистларны тар-мар итүдә партизаннар хәрәкәтенең роле, партизан отрядлары, легендар разведчиклар: Николай Кузнецов, Рихард Зорге турында белделәр. «Вечная слава, Вечная память!» исемле күргәзмәгә күзәтү ясалып, «Они помогли победить» исемле  презентация күрсәтелде. Валентин Катаевның  «Сын полка» исемле повестеннән өзек укылды.

Шул уңайдан  Шармыш авыл  китапханәсендә «Нелёгкая эта работа – спасать воду и болота» исемле экология сәгате үткәрелде. Шулай ук «Богатство вокруг нас» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

3 февральдә Алан урта  гомумбелем бирү мәктәбенең  икенче  сыйныф укучылары белән  чираттагы дәрестән тыш эшчәнлек үткәрелде.  Бу дәрестә укучылар фигураларның йөрү тәртибен кабатладылар, фил, ат ярдәмендә башкарыла торган комбинацияләрне өйрәнүне ныгыттылар, ахырдан укучылар үз белемнәрен практикада ныгыттылар.

1 февраль көнне Теләче мәктәбе базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Акыллы бала" республика олимпиадасы узды. Олимпиадада районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Балалар үзләренең яшьләрен исәпкә алып төзелгән һәм  алардан игътибар белән фәннәрне тирәнтен белүне таләп иткән, биремнәр үтәделәр. Барлык балалар да биремнәрне үзләренә бирелгән вакыт аралыгында башкарып чыктылар. Хәзер инде аларга нәтиҗәләрне көтәргә генә кала!


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Пазл иң яхшы үсеш алган уеннар. Бу нәниләрнең төп күнекмәләрен ныгыта һәм аларның дөньяга карашын формалаштыра торган эшчәнлек. Безнең Шәдке балалар бакчасында бу уенны бик яраталар. Балалар зур кызыксыну белән пазыллар җыялар, сабырлык һәм тырышлык күрсәтәләр.

3 уенда, 6 команда катнашты. Бозга беренче булып Югары Кибэхужа авыл жирлеге командасы hэм Тилэже авыл жирлеге командасы чыкты. Уен 5:0 (т.п.) белэн тэмамланды. Икенче булып Иске Жори авыл жирлеге командасы белэн Алан авыл жирлеге командасы уйнады.Исэп 8:4 белэн, Иске Жори авыл жирлеге файдасына бетте. Сонгы уенда бозда Олы Мэтэскэ авыл жирлеге командасы белэн Телэче яшьлэр командасы коч сынашты. Уенда Олы Мэтэскэ командасы 9:6 белэн жину яулады.

Командаларны жину белэн котлыйбыз hэм алдагы уеннаргада котеп калабыз!

1 нче февральдән 1 сыйныфка гаризалар бирү башланды. Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International