ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

22 декабрь көнне  Шәтке  авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Исәнме яңа китап" дип исемләнгән информация көне үтте. Китапханәче яңа кайткан балалар китапларына күргәзмә ясап куйды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде.

Алар арасында матур әдәбият, шигърият, сәнгать һәм тарих сөючеләр өчен дә китаплар бар. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе үзенең укучылары өчен “Яңа елда, яңа китап” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Әлеге китаплар укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Яңа елны яңа китап белән башлагыз. Бәхетле Яңа ел сезгә!

Айдар авыл китапханәсе сезнең игътибарга китапханәгә яңа кайткан китаплардан төзелгән  «Яңа елга яңа китап белән!" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә. Яңа ел ялларында вакытыгызны бушка уздырмыйча, китап белән бергә булыгыз! Китапханә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!     

Конкурста катнашу өчен үз кулларың белән ясалган кош җимлекләренең иң оригиналь конструкцияләре кабул ителде. Бу конкурста Баландыш авыл китапханәсе "Хәзинә" клуб берләшмәсе катнашты һәм катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

2019 ел тәмамлана. Россия әһәмиятендәге иң мөһим компания-халык санын алу көннән-көн азая бара. Районда җанисәпне уңышлы үткәрүдә ВПН-2020 әзерлек этабында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге дәрәҗәсе мөһим шарт булып тора.

25 декабрь көнне көндезге 12:00 сәгатьтә 15:00 сәгатькә кадәр Теләче авылының Садовая урамында Яңа ел ярминкәсе узачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш товарлары сатыла. 14:30 сәгатьтә авыл җирлекләреннән бизәлгән автоколонна уза. 15:00 сәгатьтә Төп чыршыны ачу тантанасы була. Бәйрәмгә килүчеләр оешмалар Кыш бабайлары парадының да матур мизгелләрен күрәчәк.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

21 декабрь көнне Теләче муниципаль районы Советының актлар залында "Кулланучылар хокукларын яклау" дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасында җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нигматзянов Данис  "Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдә уңышлары өчен" номинациясендә призер булды . Данис  Мәгариф һәм Фән министрлыгы грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнелде . Җитәкчесе - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчантаева Диләрә Мәүлетҗан кызы.

Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре инде күптәннән башланды.Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кабинетларын  кар бөртекләре белән бизәделәр.Дәресләрдән соң укучылар Яңа ел чыгышларын кабатлыйлар.Мәктәп ишегалдында һәр сыйныф кардан сыннар ясады. Ясалган сыннар безне кыш буена иртә белән каршы алырлар, дәресләр беткәч, елмаеп озатып калырлар, дигән теләктә  калабыз.

18  нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә  Татарстан Республикасы президенты кадрлар  резервы   А.А. Судакова белән  очрашу булып узды. Креатив агенства җитәкчесе А.А. Судакова югары сыйныф укучыларына   социаль проектлар төзү турында сөйләде. Очрашу бик нәтиҗәле үтте.

2019 елның 21 декабрендә Байлар Сабасында көрәш буенча 2002-2003, 2004 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Наил Хамидуллин истәлегенә республика турниры булып үтте. Барлыгы 15 районнан 170 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр  чыгыш ясады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International