Мәктәп тирәсендә, мәктәп эчендә тылысымлы бәйрәм атмосферасы, ә күңелләрне бәйрәм күтәренкелеге биләп алды. Шулай булмыйча соң: тиздән Чыршы бәйрәме җитәчәк. Мәктәп коллективы бу гүзәл бәйрәмгә тырышып әзерләнә. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары Теләче муниципаль районында уздырылган ТАССР ның 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы ярышларында катнаштылар. Яшь спортчылар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады,грамота белән бүләкләнде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
2019 елның 21 декабрь көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Самигуллина Мәймүнә Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов Мәймүнә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Алар Ленинград блокадасы, андагы кешеләр тормышы, батырлыгы турында таныштылар. Фильм укучыларга бик охшады.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә азерләнә. Укучылар һәм укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.
Китапханә-төрле интерьерларда, шулай ук фотозонада сюжет төшерү өчен менә дигән урын. Ул укучыларны берләштереп уку, истәлеккә фотога төшерү, төрле чаралар уздыру өчен кулланыла.
Китапханәне рекламалау һәм укучыларны җәлеп итү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә дә «Мин укырга яратам» дип исемләнгән фотозона куелды. Китапханәнең китап укучылары бик теләп фотога төштеләр һәм уку өчен китаплар сайладылар.
19 нчы декабрьдә Теләче урта мәктәбендә “ Үсеш ноктасы” цифралы һәм гуманитар профильләр үзәгендә “ Информатика”, “ Технология”, ОБЖ фәннәре буенча ачык дәресләр үтте. Укытучылар Гаптрахманов Ф.Ф., Тимерханова Г.А., Абдурахманов А.П. ,Гатиятов Р.Р. ачык дәресләрдә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучылар проектлар эшләрен якладылар.
19 нчы декабрьдә Теләче урта мәктәбендә “ Үсеш ноктасы” цифралы һәм гуманитар профильләр үзәгендә “ Информатика”, “ Технология”, ОБЖ фәннәре буенча ачык дәресләр үтте. Укытучылар Гаптрахманов Ф.Ф., Тимерханова Г.А., Абдурахманов А.П. ,Гатиятов Р.Р. ачык дәресләрдә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучылар проектлар эшләрен якладылар.
Яңа ел алдыннан бөтен ил буенча яңа елга багышланган бәйрәм чаралары һәм тамашалар үткәрелә. 19 декабрь көнне безнең мәктәптә дә, гадәттәгечә, укучылар өчен әкияти тамаша булып узды. Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр һәм алдан ук карнавал костюмнар һәм искиткеч матур күлмәкләр әзерләделәр. Бу көнне безнең укучыларны бәйрәмчә бизәлгән залда әкият геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, Леопольд һәм тычканнар көтә иде.
2019 елның 20 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында 2005-2006 елгы, 2007-2008 елгы, 2009-2010 елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды.