Китапханә-төрле интерьерларда, шулай ук фотозонада сюжет төшерү өчен менә дигән урын. Ул укучыларны берләштереп уку, истәлеккә фотога төшерү, төрле чаралар уздыру өчен кулланыла.
Китапханәне рекламалау һәм укучыларны җәлеп итү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә дә «Мин укырга яратам» дип исемләнгән фотозона куелды. Китапханәнең китап укучылары бик теләп фотога төштеләр һәм уку өчен китаплар сайладылар.