2019 елның 21 декабрь көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Самигуллина Мәймүнә Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов Мәймүнә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.