Яңа ел алдыннан бөтен ил буенча яңа елга багышланган бәйрәм чаралары һәм тамашалар үткәрелә. 19 декабрь көнне безнең мәктәптә дә, гадәттәгечә, укучылар өчен әкияти тамаша булып узды. Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр һәм алдан ук карнавал костюмнар һәм искиткеч матур күлмәкләр әзерләделәр. Бу көнне безнең укучыларны бәйрәмчә бизәлгән залда әкият геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, Леопольд һәм тычканнар көтә иде. Бәйрәм һәр җирдә хөкем сөрде. Балалар конкурсларда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, ә бәйрәм ахырында Кыш Бабайдан тәм-томнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Яңа ел иң яраткан, могҗизалы балачак бәйрәме дип юкка гына әйтмиләр.
Барлык коллектив исеменнән, якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз, бәхет, тылсым һәм әкияти кәеф телибез!