ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиештер ул. Тыныч тормышта да батырлык эшләп була. Әлеге тарихи сәгатьтә тырыш хезмәт куеп, батыр булган кешеләр турында тормыштан мисаллар китерелде.

Шул максаттан  Сауш авылы китапханәсендә  “Билгесез солдат истәлегенә”- китапханә сәгате үтте. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгән. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч була. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел 3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнелә

 4  декабря в Саушской сельской библиотеке в рамках декады инвалидов  с членами клуба “Ак калфак” провели  круглый стол на тему “Мөмкинлекләр чикле түгел”. Читатели познакомились и беседовали о том, как у нас заботяться и какие мероприятия проводяться для людей с ограниченными возможностями.

         А также ознакомились  с книгами Ф.Яруллина, Г.Сагыйрова, Р.Шарипова, Д.Гыйсметдина . Книги данных авторов были предложены читателям для домашнего чтения.

Бу көн Олы Мәтәскә  авылында да билгеләнеп үтте. 7 ноябрь көнне мәдәният  хезмәткәрләре бу темага ”Без ришвәтчелеккә каршы” – дигән исем астында яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата.  Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел.  Коррупция-илнең барлык гражданнарына да кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисад күтәрелеш кичергән дәүләттә яшәү турында хыялланабыз. Шушылар турында яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә, "Коррупциясез дөнья" дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр. Бу чара яшьләрдә коррупциягә карата тискәре караш уяту, аларның игътибарын әлеге начар күренешкә каршы көрәш ысулларына җәлеп итеп, намуслылык һәм гаделлек сыйфатлары тәрбияләү, шул рәвешле законнарны хөрмәт итәргә өйрәтүгә юнәлтелде. Без яшьләрнең коррупциягә карата битараф калмауларына, бу проблеманы хәл итү буенча үз фикерләрен белдерүләренә өметләнәбез.

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында, Кече Кибәхуҗа авыл җыл җирлеге башлыгы җитәкчелегендә, Казаклар авылы китапханәчесе клуб белән берлектә "Бүләк итәм йөрәк җылымны" дип исемләнгән девиз астында, тумыштан ук инвалид булганнар һәм инвалид колясочникларның хәлләрен белеп кайттылар. Алар хөрмәтенә концерт номерлары күрсәтелде, кучтәнәчләр тапшырылды. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар, газета – җурналлар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Баландыш кооперативы, авыл җирлеге башлыгы, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Изгелек җирдә ятмый" дигән девиз астында инвалидларның тормыш - көнкүреше белән танышу максатыннан мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлары янында булдылар һәм күчтәнәч пакетлар тараттылар.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 6 декабрь көнне “Чын йөрәктән” исеме астында инвалид өлкәннәр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә - сәйләшү үткәрделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.

Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен  бер сәбәп.

Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. 7 декабрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны, аларның опекуннарын “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” дип исемләнгән кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.  Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып,  чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.  Соңыннан аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды.

Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында 1992 елдан БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көн-битараф булмаган һәр кешегә бик тә якын һәм календарьда иң җылы көннәрнең берсе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International