Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында 1992 елдан БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көн-битараф булмаган һәр кешегә бик тә якын һәм календарьда иң җылы көннәрнең берсе булып тора.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күбесе җәмгыять тормышына үз өлешләрен кертә. Алар арасында язучылар, актерлар, танылган шәхесләр һәм башка бик күп күренекле кешеләр бар.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Айдар авылы китапханәсендә «Күңеле белән көчлеләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында китапханәче тарафыннан искиткеч әсәрләр иҗат иткән физик мөмкинлекләре чикле булган язучы-шагыйрьләр турында әңгәмәләр үтте, китапларга күзәтүләр ясалды, шәфкатьлелек темасына багышланган, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр, нәсерләр, газета-журнал материалларында басылып чыккан мәкаләләр тәкъдим ителде.