Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.
Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. 7 декабрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны, аларның опекуннарын “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” дип исемләнгән кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Соңыннан аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды.