ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

30 ноябрь көнне  Үзәк авылы мәдәният йортында   “Аврора” театр коллективы тарафыннан  Тарас Дроздның "Это девушки-война” спектакле сәхнәләштерелде.

30 нчы ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында, Театр елы уңаеннан һәм район буенча театр коллективлары арасындагы смотр конкурс кысаларында, Баландыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәзинә» театр коллективы тарафыннан Т.Миңнуллинның «Без бит авыл малае» дип исемләнгән комедиясе сәхнәгә куелды. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм кайнар алкышларга күмелде.

Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне таратучы кешеләргә дә түземле булырга чакыра. Әбде авыл китапханәсендә «Күп йөзле куркыныч» дип исемләнгән чара узды. Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктырырга мөмкин булуы һәм моннан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирү иде. Яшүсмерләр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең дөнья җәмәгатьчелеге һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү өчен барлыкка килүе турында белделәр. Чара ахырында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде.

30 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә, ТР Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, республиканың дәүләт символларының берсе буларак, гражданлык һәм патриотизм, Туган илебез өчен горурлык, тарихны өйрәнүдә омтылышларны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

1 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча Теләче район хастаханәсе табибәсе Ихсанова Ольга Федоровна белән “Мин сәламәт яшәү яклы”дип исемләнгән диспут үткәрелде.  Соңыннан Ихсанова О.Ф. сорауларга җаваплар бирде.

1 декабрь көнне Байлар Сабасында төньяк-көнбатыш Лигасының командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.  Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасы составында  Мөбәрәкшина Ч. , Мөхәммәтшина Р, Заббарова Ф., Шакирова Н., Шакирова Ф., Тимербаев Р.  катнаштылар. Команда 2 нче урынны яулады һәм финал этабында 21 декабрьдә Казан шәһәрендә катнашачак. Уңышлар телибез!

Әлеге ярышта балаларга өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә тәрбияләнүче 5 бала катнашты.

30 ноябрь көнне “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән район бәйгесе кысаларында, Баландыш авыл клубында Т.Миннуллинның  “Без бит авыл малае” исемле спектакль күрсәтелде.

Атналык кысаларында 27 ноябрь көнне   инглиз теле укытучысы Хабибуллина Л.И. "A magic trip to English land" конкурсы үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп белем ярышында көч сынаштылар. Команда капитаннары Нигматзянова Р. һәм Рахматуллина Д. үзләренең белемле булуларын күрсәттеләр.

1 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсе янында  - “Табигатьнең һәр мизгеле матур” дигән девиз астында, балалар өчен «Беренче карда – синең эзең» исемле уеннар кичәсе булып үтте. Бу чара балаларда табигатькә соклану хисе, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелде. Беренче кар өстендә балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International