ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

28 ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупция балалар күзлегеннән» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.

         Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар үз эшләрендә коррупция һәм аңа карата үз карашларын күрсәтергә тырыштылар.

29 ноябрь көнне “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән район бәйгесе кысаларында, Урта Мишә авыл клубында Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” исемле комедиясе күрсәтелде.

30 ноябрь көнне Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык фольклор коллективы Менделеевск районының Иске Гришкино авылында үткәрелгән Төбәкара керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашты. Алар II дәрәҗә дипломга ия булдылар.

Теләче урта мәктәбендә кулланылган батареяләрне җыю акциясе бара. Кулланылган батареяләрне җыю акциясен Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ООО «Дюрасел Раша» оештыра. Кулланылган батареяләрне җыю акциясе ике этаптан тора , 31  нче майга кәдар дәвам итәчәк. Кулланылган батареяләрне җыю акциясендә актив кайнашыйк.

Балалар Блокның иҗат үсеше дәвамында аның Ватан турындагы күзаллаулары ничек үзгәрүен һәм бөек шагыйрьнең ил язмышы турындагы фикерләре нинди булуын күзәттеләр. Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Чара югары дәрәҗәдә узды. Артистлар әниләр турында җырлар башкардылар, бик күп матур шигырьләр сөйләделәр, залда тере музыка яңгырады.

«Кышка әзерләнүче куян турында әкият» нәни тамашачыларга бик ошады. Балалар һәрберсенең үз тарихы булган, балаларның шәфкатьлелеге, күңел җылысы салынган берсеннән - берсе уңай персонажлар белән таныштылар.

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең тарих укытучысы Асманова Т.М. фән атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исемле интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар.

Әниләр бәйрәме- йөрәктәге иң изге хисләрне уята торган бәйрәм. Әни, әнием Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Әни ул-яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниләр көне унаеннан 29 ноябрь конне мәктәбебездә әниләр өчен “Әнием-күңел кояшым”   дигән бәйрәм чарасы үтте. Укучылар әниләренә багышлап, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге бәйрәмнән  әниләр дә, укучылар да бик канәгать булып таралыштылар.

27 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Аналар көне уңаеннан "Ул даһи, ул кабатланмас - Ана дигән бөеклек!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә - Әниләргә мәхәббәт - изге хисләр  хакында барды. Балалар бу әңгәмәдә әниләр турында язучыларның әсәрләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм әниләргә бүләк тә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International