ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  2020  ел  уңышы  өчен    498,1 мең   га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге  бодай, 121,6 мең  га (24,4%) – көзге  арыш. Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров шундый  белешмәләр  бирде. 

27 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  Алан урта мәктәбендә үздырылган Халыкара агарту акциясендә  “Географик диктантта” катнашып кайттылар. 

25 октябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогларының семинары булып узды.

24  октябрь көнне Балалар иҗат үзәге методистлары Гараева Рушания Ринат кызы һәм Ибрагимова Эльза  Зарифовна “Өстәмә белем бирүдә яңа форматлар: тәҗрибә, перспективалар” дип исемләнгән Республика методик фестивальдә катнаштылар.

25 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучылары  өчен Көзге бал үткәрелде.

Бу чарага укучылар бик нык әзерләнделәр. Һәрберсе табигать материалларыннан матур-матур кул эшләре ясадылар, һәр сыйныф концерт номеры әзерләде,  кызыклы әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр.

24 октябрь көнне "Балалар иҗат үзәге"ндә район балалар оешмасыныңутырышы булып   узды.

25 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, Татарстан башкаласы Казан шәһәре белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту уңаеннан укучыларга ”Казан – Татарстанның башкаласы” исемле презентация күрсәтелде.


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International