ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 7 июнендә Теләче муниципаль районы Үзәк бистәсендә Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.


7
июнь, 2019 ел
җомга

                                                                         

Тиздән  халкыбызның милли бәйрәме -  Сабантуй җитә. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында репетицияләр үткәрелә. Уңышлар сезгә, балалар!

Авылыбыз яшьләре белән берлектә өйдән-өйгә кереп авыл халкының сабантуй өчен әзерләп куйган бүләкләре, яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләре, кызларның матур итеп чиккән кулъяулыклары җыелды.

Тиздән  бакчабыз шау чәчәккә күмелер дип өметләнәбез.

Бүген А. С. Пушкин исеме һәр балага таныш. Әкиятләр тылсымга бай, шуңа күрә балаларны тәрбияләү Пушкин әкиятләрендә һәм әсәрләрендә уза.

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында да Пушкин көне узды. Балаларга Пушкинның кечкенә Саша балачагы, аның няня Арина Родионовна сөйләгән әкиятләргә мәхәббәте турында сөйләделәр. Аннан соң балаларга төрле әкиятләрдән өзекләр күрсәтелде-«Балыкчы һәм балык турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият», «Салтан патшасы»  турында әкият. Төркем тәрбиячеләре әкиятләргә  генә  тукталмады,шулай ук А. С. Пушкин шигырьләрендә - чәчәкләр, табигать турында  ничек тасвирланганына да игътибар иттеләр, аларны балаларга уен аша да җиткезергә тырыштылар.

Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре  балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Үзләре белән алган тәм-томнардан авыз итеп алгач, Тау астындагы чишмәнең,  салкын суыннан авыз иттеләр. Җәйге табигать хозурында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар.

Әлеге күркәм бәйрәм  уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  балалар өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, сәламәтлекне ныгытабыз»,  дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Мәйданчык матур итеп бизәлде, саф һавада балалар өчен китапханә почмагы әзерләнде.

 Чарага авылның барлык балалары чакырылган иде, алар өчен халык уеннары, күңелле конкурслар әзерләнде, балалар «Китап һәм Маҗаралар утравы» на бик теләп «сәяхәт иттеләр», анда әдәби табышмакларга җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар. Нәни дусларыбыз асфальтта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясадылар. Барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләргә ия булдылар.  Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.

                                                                 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International