Бәйрәмгә әти-әниләре чакырулы иде. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында бакча мөдире, тәрбияче балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
Чираттагы уку елы да ахырына якынлашты.Традиция һәм мәктәп программасы буенча, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары экскурсияләргә чыктылар.Табигатькә чыккач та укучылар туган як табигате белән кызыксындылар. Экологик сукмак Чишмэле елгасы буеннан үтә. Укучылар Чишмэле елгасы тамагын таптылар, болын үсемлекләре белән таныштылар, Яхъя чишмәсе белән хозурландылар, чишмә янына чәчәкләр утырттылар.
Һәр бала җәй башлануны түземсезлек белән көтә, чөнки ял, җылы, җәйге каникуллар башлана... Каникулның беренче көне- балаларны яклау көне. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә шушы көнгә багышлап балалар өчен күңелле Сабантуй үткәрелде.
29 май көнне Үзәк мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Китапханә безнең дустыбыз» дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар китапларны ничек сакларга кирәклеге турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм үзләре дә шигырьләр иҗат итәргә омтылдылар.
Күргәзмәдә терроризмның тарихы һәм хәзерге торышы турында китаплар һәм журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде. Бу күргәзмәдә китап укучы балаларның рәсемнәре дә урын алды.
XX гасырның иң кызыклы язучыларының берсе ул. Укучылар Л. М. Леоновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.`
Китапханәгә килгән барлык кешене дә кызыклы әңгәмә – китапханә тарихы, китап фонды, белешмә-библиографик аппарат белән танышу көтә иде. Шулай ук укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәче балаларга китапларны ничек укырга, алар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында сөйләде. Нәни укучыларга уеннар ошады, «Мин бүген китапханәче» уены балаларга китапханәче хөнәре белән якыннанрак танышырга ярдәм итте.
Ямбулат авылы китапханәсендә шагыйрә Энҗе Мөэминованың тууына 95 ел тулу уңаеннан "Шигъриятнең сүрелмәс нуры" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның әсәрләренә күзәтү үткәрде.
27 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә "Китап белән дуслык - кешене көчле итә" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Бу библиографик дәреснең мәгънәсе дә шунда, уку мәдәнияте хәтер эшен дә алып бара. Без, узебезнең уку белемнәребезне арттыра барган саен, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга, язучы теленнән безнең өчен яңа булган фикерләрдән канәгатълелек кичерергә ирешәбез.