1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Теләче авылы паркында бик матур бәйрәм үткәрелде. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә балалар , әти-әниләр, олылар, яшьләр катнаштылар. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Анасович балаларны , әти-әниләрне , олыларны , яшьләрны , барлык катнашучыларны зур бәйрәм белән котлады, балаларны яклауда барлык кешеләргә кулга –кул тотынып эшләргә кирәклеген искәртте, спорт ярышларында һәм конкурста җингән балаларга диплом, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Балачак – бу тормышта иң ваемсыз һәм бәхетле чор. Шул уңайдан Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында үткәрелгән бәйрәмдә катнашты. Балалар арасында яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясау бәйгесе оештырылды. Шулай ук бу көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "Эх, ямьле син балачагым" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә журнал битләрендә басылып чыккан бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр урын алды.
“Татар халык иҗаты” темасына китап күргәзмәсе куелды һәм аларның төрләре белән катнашучы балалар таныштырылды.
Сауш авылы китапханәсендә сәләмәт яшәү рәвеше алып бару уңаеннан «Тәмәкенең кеше организмына зарары” темасына китап күргәзмәсе куелды Тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны турындагы китаплар әлеге китап күргәзмәсенә куелып китап укучыларга тәкъдим ителде.
18 май көнне Сауш авылы китапханәсендә танылган балалар язучысы Энже Мөэминованың тууына-95 ел тулу уңаеннан “Татарстан язучылар берлеген яктыртып торган бер бөртек Энҗе” темысына библиоквест үткәрелде. Бу чара кичәләрне төрлерәк һәм мавыктыргычырак үткәрү, китапханәгә укучы балаларны күбрәк тарту, буш вакытларында ешрак китапханәгә тартылсыннар өчен оештырылды. Кичәдә катнашучы балалар Э. Мөэминованың иҗаты белән якыннан таныштылар.”Туган телем”, “Кем китерә бәйрәмне?”, “Бер хикмәт бар” һәм күп кенә шигырьләре кычкырып укылды.
Чара барышында китапханәче балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапханәдә узган матур чаралар истәлеге-фотолар хәм презентация күрсәтелде, китапханә тормышындагы кызыклы вакыйгалар сөйләнелде. Китап турындагы әдәби әсәрләрдән өзекләрне кычкырып уку оештырылды.
Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән “Терроризм җәмгыятькә янау” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар дуслык ул бер –береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды. Чараның икенче өлешендә балаларга “ Сак бул – экстремизм!”- дип исемләнгән компьютер презентациясе күрсәтелде.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. "Һәр йортка – китап нуры” акциясе кысаларында, йөри алмаучы китап укучыларның өйләрендә булды, аларны кайткан яңа матбугат белән таныштырды, яңа китаплар тәкъдим итте.
31 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә уку елы нәтиҗәләре буенча гомуми линейка үткәрелде. Еллык эшләр буенча линейкада Теләче урта мәктәбе директоры Нәҗипов Раиль Расифович чыгыш ясады. Раиль Расифович укучыларны уку елын уңышлы йомгаклау белән котлады. Мәктәп директоры Раиль Расифович республика спорт ярышларында , иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда җиңгән укучыларны котлады, яңа уңышлар теләде. Алда балаларны кызыклы каникуллар көтә. Уңышлар сезгә , балалар, ял итеп, көч туплап , мәктәпкә килүегезне көтеп калабыз.
31 нче май көнне Теләче урта мәктәбенә районыбызның балалары
« Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында укучы сумкалары белән бүләкләнделәр. Балаларны Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна , Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Анасович , мәгариф булеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, педагог – психолог Хазипова Сәйлән Нагимовна котладылар.