Әлеге бәйрэәмне авыл халкы зарыгып көтеп ала.2 июнь көнне Максабаш авылында да татар халкының милли традицияләренә таянып, матур итеп Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
Алар күңелле уеннар, конкурслар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җыр җырладылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар.
Авылыбыз яшьләре белән берлектә өйдән-өйгә кереп авыл халкының сабантуй өчен әзерләп куйган бүләкләре, яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләре, кызларның матур итеп чиккән кулъяулыклары җыелды.
Дистәләгән малай һәм кыз көтеп алынган бәйрәмгә бик теләп ашыга, чөнки бу көн балалар өчен мәшәкатьсез күңел ачу, уеннар, җырлар һәм биюләр белән истә кала.
2019 елның 1 июне дә искәрмә түгел. Айдар мәдәният йорты директоры, китапханәче тарафыннан төрле яшьтәге балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнде.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмэткэрлэре Петрова Л. И хэм Романова Т.А авыл балалары белән берлектә спорт площаткада күңелле уеннар, ярышлар үткәрде. Урам балалар авазыннан гөрләп торды.
Уннарча малай һәм кыз көтеп алынган бәйрәмгә бик теләп ашыкты, чөнки бу көн балалар өчен күңел ачу,уеннар, җырлар һәм биюләр белән истә кала. Җырлар, шигырьләр,табышмаклар, күңелле конкурслар - болар барысы да балаларны гамьсез балачак, шатлык һәм бәхет бәйрәменә җәлеп итте.Балалар өчен татлы ризыклар - татлы мамык, туңдырма һәм лимонад әзерләнгән иде.
Ярышларда республиканың 28 районыннан 424 спортчы катнашты . Әлеге ярышта ПДО Заббаров А. Ф. җитәкчелегендә балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүче 7 бала катнашты.
2019 елның 31 маенда Теләче стадионында 2004-2005 нче елларда туган малайлар арасында Теләченең балаларны сәләмәтләндерү һәм белем бирү үзәге һәм Арчаның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Очрашу «Теләче " балалар сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә 1 июнь «Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән, төрле күңелле спорт уеннары оештырдылар. Кичәдә ике команда көч сынашты.