ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

3 нче июнь   көнне   Теләче урта  мәктәбендә районыбызның  барлык  11 нче  сыйныф укучылары   рус теленнән    бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   Алда  сынаулар  дәвам итә. 5  нче июньдә укучыларны  физикадан һәм чит телләрдән язма имтиханнар  , 7  һәм 8  нче июнь көннәрендә  –  чит  телләр  буенча  телдән  имтиханнар көтә.   Чыгарылыш сыйныф укучылары 10 нчы   июньдә   җәмгыять белеменнән , 13  нче июнь көнне  биология һәм информатика фәннәреннән имтихан язачаклар.  Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!

Бу чарада балалар матур китаплар укыдылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Китапханәдә шулай ук "Балачак иленә сәяхәт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Шәтке авыл китапханәсендә, китапханәче клуб мөдире белән берлектә балалар өчен «Балачак бәйрәме» үткәрделәр, анда балалар бәйрәм тарихы турында белделәр.  Табышмаклар чиштеләр, «Репка» әкиятен сөйләделәр, тәм-томнар белән сыйландылар.

Чарада авыл хатирәләре, вафат булган авылдашлары турында истәлекләр барланды. Мөнәҗәтләр әйтелде.  Җыен Ифтар ашы белән тәмамланды.

Һәр бала җәйге ялны зур түземсезлек белән көтеп ала, чөнки җәй көне урамда дусларың  белән йөрергә,  яраткан уеннар уйнарга мөмкин булачак, ә иң мөһиме, рәхәтләнеп яраткан китапларыңны укырга була.  Җәйге каникуллар-яңа тәэсирләр, танышулар һәм ачышлар чоры да.

Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар.

31 май көнне, Айдар авыл китапханәсендә "Минем хокукларым һәм бурычларым" исемле буклет төзелде. Буклетны файдаланып балалар  әкиятләр  аша  хокук, бурыч сүзләренең  мәгънәләренә  төшенә алалар.  Әлеге буклет укучылар һәм яшүсмерләр өчен файдалы булыр дип ышанабыз.

Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә. Кабы төрле, зыяны - бер үк. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ун кешенең берсенең үлем сәбәпләре арасында тәмәке тарту да бар. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Куркыныч төтен” исемле күргәзмә куелды.

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Балалар белән төрле уеннар уйналды, ахырдан һәр балага күчтәнәчләр бирелде. Илебезгә тынычлык, балаларга бәхетле киләчәк теләп бәйрәмебезне тәмамладык.

Шул уңайдан 1 июнь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Әлеге чара җыр, бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Барлык балалар бик теләп катнаштылар.  Ата-аналар канәгать калып үзләренең рәхмәт сүзләрен  сөенеп җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International