28 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Әниләр көненә карата «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Кадерле әниләребезгә җырлар-шигырьләр, матур теләкләр бүләк иттек. Чараны уздыру барышында әниләр үзләре дә төрле уеннарда актив катнаштылар. Тормыш мәшәкатьләрен бераз гына булса да оныттырып, күңелле итеп ял иттек. Бәйрәм программасы тәмле күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Сәламәт яшәү буенча эш алымнары күп төрле. “Минем сәламәтлегем – минем кулда” дип исемләнгән спорт сәгате дә балаларда, яшьләрдә спортка карата уңай караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Кеше сәламәтлеге-ул безнең һәрберебезнең тормышының төп кыйммәте. Аны бернинди акчага һәм кыйммәтле әйберләргә сатып алып булмый. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
2024 елның 28 ноябрендә Кукмара шәһәрендә, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2007- 2008 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алды. Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алып финалга чыкты. Финал уеннары 2024 елның декабрендә Буа шәһәрендә узачак.
27 ноябрь көнне Теләченең "Киләчәк" яшьләр үзәгендә Теләче җирлекара китапханәсе оештырган "Сүзләр балкышы" нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды. Конкурста 5 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь аралыгында өч категориягә бүленеп 142 бала катнашты. Конкурсның җиңүчеләре l, ll, lll дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада катнашучылар шигърият дөньясының никадәр матур булуына тагын бер кат инандылар.
2024 елның 28 ноябрендә Кукмара шәһәрендә, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2007- 2008 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алды. Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алып финалга чыкты. Финал уеннары 2024 елның декабрендә Буа шәһәрендә узачак.
Халыкара инвалидлар көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психолог Саетова Д.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Җылылык нурлары бүләк итәбез» исемле иҗат сәгате үткәрде. Балалар төсле карандашлар, акбур, гуашь краскаларын кулланып, катнаш рәсем техникасы буенча рәсем ясадылар. Балалар бакчасы фойесында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә «толерантлык — чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек» дип бирелә.
Татарстан Республикасының прокуроры Альберт Закиевич Суяргулов Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы прокуратурасы бинасында 2024-нче елның 3-нче декабре көнне барлык сораулар белән сәгать 10-12 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә.
2024 елның 25 ноябреннән алып 06 декабрьгә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга рәхмәт сүзләре әйтелә.