Ни гаҗәп, наркоманнар арасында яшьләр күбәя. 30 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Наркотикларга юк дип әйт!” исемләнгән темага әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәдә наркомания проблемасына, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч һәм милли иминлеккә багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде, шулай ук наркоманиянең яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә һәм җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгына тискәре нәтиҗәләре яктыртылды.
2024 нче елның 28-29 нчы ноябрь көннәрендә Теләче муниципаль районы Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ел укытучысы -2024»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Баландыш төп мәктәбе данын Шакирова Ә.З. һәм Мингазова Л.М.яклады.Конкурста катнашучы хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм киләсе этапта уңышлар телибез!
24-30 ноябрьдә Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә «Китаптан театрга» дип исемләнгән иллюстрацияле – китап күргәзмәсе төзелде. Анда театрлар тарихы, театраль һөнәрләр, танылган актерлар, балалар өчен театр темасына багышланган әдәби әсәрләр, китаплар тәкъдим ителде. Китапханә белән театрның уртак яклары бик күп! Беренчедән, тегесе дә, монысы да – мәдәният учреждениесе. Икенчедән, икесендә дә «фундамент» – әдәбият (романнар, әкиятләр, пьесалар, либреттолар). Өченчедән, театрга ешрак «рәхәтлек алу өчен» йөриләр.
Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган–булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсенә йөрүче ханымнар, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылып җылы оекбашлар бәйләде.
Чарабыз кунаклары якташ галимнәребезнең фәнни эшләре, тормышлары белән таныштылар. Шулай ук казанышлары дөньяны тулысынча үзгәрткән гаҗәеп күренекле галимнәр һәм уйлап табучылар белән дә таныштылар. “Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Бәйрәм күрке – солдат әниләре. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәсендә, мәдәният йорты һәм урта мәктәп укучылары (җитәкчеләре Мухаметова Р.Х., Хамидуллина Ф.З.) белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләрнең әниләрен бераз тормыш мәшәктьләреннән арындырып, ял иттерү максаты белән “Илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны, Сез бирәсез газиз Әниләр” исемле чара үткәрелде.
1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе сыйфатында Татарстанның заманча флагын кабул итте. Бу көн республикада рәсми рәвештә билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә тарихи вакыйга булып тора. Шул уңайдан Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт флагы көне темасына әңгәмә үткәрделәр. Алар үзләренең мәдәни мирасын аңлауның, аны саклап калуның һәм киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга беренче әләмнәрнең кайчан пәйда булуы, триколор төсләре, ТР флагы нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләделәр. Балалар өч рәсми символ - Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының барлык төркемнәрендә «Бер флаг – бер Татарстан» дигән тематик әңгәмәләре үткәрелде, төркемнәрдә төрле продуктив эшчәнлек башкарылды.
Бу атнада мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре методик берләшмәдә тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан үз тәҗрибәсе белән 1 категорияле тәрбиячеләр Шакирова Г.И., Хафизова А.Р. Хазинурова Г.Р. уртаклаштылар. Дөрес сайланган материал, сабыйларны оештыра белү - ул һәр тәрбияченең шәхси тәҗрибәсе генә түгел, ә иң беренче чиратта, ачык күрсәтүләр вакытында алган тәҗрибә дә.
Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.